Логотип Идель
Яңалыклар

КУКМАРА ОСТАЛАРЫ ЭШКӘ ТОТЫНГАН

Ленин һәйкәлен сипләү эшен ел ахырына кадәр бетерергә исәплиләр.

Ленин һәйкәлен сипләү эшен ел ахырына кадәр бетерергә исәплиләр.

Кукмара фабрикасында Казанның Ирек мәйданыннан алып кайтылган Ленин һәйкәлен реставрацияләү эшләрен башлап җибәрделәр. Осталар кварцит плитәсенең нәни ярыкларын, кырылуларын бетерәчәкләр, эчке ягыннан фрезерлау эшләрен башкарып, ялтыратуга җибәрәчәкләр.

1954 елда урнаштырылаган монументка 66 ел эчендә бер тапкыр да реставрация ясалмаган әле. Шуңа да постаментның кайбер өлешләре бик нык бозылган, аеруча баскычлар бик начар халәттә. Шуңа аларны гомумән яңаларга алыштырачаклар.

Планда һәйкәл янындагы җирләрне матурайту да каралган. Барлык эшләрне ел ахырынача эшләп бетерергә исәплиләр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев