-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
«Кулыма китап алам» күргәзмәсендә ни булачак?
2019 елның 15 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда «Кулыма китап алам» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмә «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабы басылуга 105 ел тулуга багышлана.
2019 елда Г.Тукайның иҗат итә башлавына 115 ел тула. Г.Тукайның 2011-16 елларда басылган алты томлы академик басмасында аның иҗади эшчәнлеге башлану елы итеп нәкъ менә 1904 ел күрсәтелгән. Күргәзмәнең темасы итеп шагыйрьнең соңгы китабы алынган. Бу китапны Тукай беркайчан да кулларында тотмаса да, җыентыкны әзерләүдә үзе катнашкан. Күргәзмә шагыйрьнең беренче сайланма әсәрләре дип саналган «Г.Тукай мәҗмугаи асаре» китабының тарихын ачыклый.
Күргәзмәнең ачылышына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Г. Тукай әдәби музее һәм Казан шәһәре Мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче “Туган тел” клубы вәкилләре, КФУ һәм ТӘһСИ галимнәре, Тукай фәнен өйрәнүчеләр чакырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз