-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
Курчак театры да иҗат лабораториясе башлаячак!
Лабораторияләр бик популяр була башлады соңгы арада. Сәнгать белән бәйле һәр өлкәдә катнашырга чаралар җитәрлек. Күптән түгел "Әкият" курчак театры да лаборатория уздырачагы хакында хәбәр итте.
Чараны 2020 ел башына планлаштырганнар. «Әкият» курчак театры 2020 елның гыйнвар ахырында иҗади лаборатория уздырачак. Бу хакта театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов "Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.
Спектакль өчен барлыгы өч текст: икесе рус труппасы өчен һәм берсе татар телендә сайланачак.
«Татар классик әкияте булачак, русныкы һәм чит илнеке, Астрид Линдгрен булыр, мөгаен. Хәзер без материалны гына җыябыз әле», - дип өстәде танылган тәнкыйтьче.
Нияз Игъламов лаборатория кураторларының берсе булачак. Әлеге лабораториядә ничек катнашырга мөмкинлеге әлегә билгеле түгел.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз