Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Курчак театрында Әлфия Авзалова турында спекталь күрсәтәчәкләр

    Тиздән “Әкият” курчак театрында "Әлфия" дип аталган спекталь күрсәтеләчәк. Театр режиссеры Илгиз Зөйниев аны танылган күрекле татар җырчысы Әлфия Авзаловага багышлый.

    “Әлфия” спектакле – җырчының “Үзем турында” автобиографик китабына нигезләнгән театраль музыкаль күренешләр. Режиссер Илгиз Зәйниев белән музыкаль бизәлеш авторы, композитор Юрий Чаплин Әлфия Авзалова репертуарыннан 20 җырны сайлап алганнар.

    Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин. Тормыш күренешләренә туры килгән җырлар да сайланган. Күренешләр өчен Әлфия Авзалованың төрле яшьтәге курчаклары ясалган. Сәхнәдә Илһам Шакировның да, җырчының иҗат төркемендәге музыкантларның да курчаклары бар.

    Спектакль нигездә өлкәннәр өчен дип билгеләнгән. Ул кичке спектакль буларак күрсәтелә. Яшь чикләре – 12+.

    Реклама

    Спектакльнең премьерасы 18 октябрьгә билгеләнгән.

    Илгиз Зәйниевның алга таба күренекле татар җырчылары Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичевка багышлап шундый ук музыкаль спектакльләр кую теләге бар. 

    tatar-inform

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер