Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Куркынычсыз тәрәзәләр: баланы егылып төшүдән ничек сакларга

    Җәй көне ашыгыч хезмәт телефоннарына көн саен диярлек егылып төшкән яки өлкәннәр күзәтүеннән башка тәрәзә төпләрендә басып торган балалар турында мәгълүматлар килә. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре «Куркынычсыз тәрәзәләр» мәгърифәтчелек акциясе уздыра һәм фаҗигане ничек булдырмый калу турында искә төшерә.

        Баланы тәрәзәдән егылып төшүдән ничек сакларга?

            – Әгәр дә бала өйдә икән, тәрәзәләр ябык булырга тиеш, хәтта янәшәсендә өлкән кеше булган очракта да, егылу өчен секунд та җитә. Яки тәрәзәләрне өскә таба гына ачыгыз.

            – Бала тәрәзә янына менә алмасын өчен җиһазны тәрәзә янына куймагыз.

            – Балаларга тәрәзә янында урнашкан караватта яки башка җиһазда сикерергә рөхсәт итмәгез.

            – Беркайчан да москит ятьмәләренә исәп тотмагыз, чөнки алар егылулардан саклану өчен билгеләнмәгән. Киресенчә, балалар үзләрен куркынычсызлыкта хис итә, таяна һәм егыла.

    Реклама

            – Тәрәзәләргә рәшәткәләр куегыз.

            – Бала мөстәкыйль рәвештә тәрәзәләрне ача алмасын өчен блокираторлар куегыз.

            – Әгәр дә сез балагызга тәрәзәдән нидер күрсәтәсез икән, аны нык итеп тотыгыз, өстәвенә, киеменнән түгел, гәүдәсеннән. Сабыйның кискен хәрәкәтләр ясавына әзер булыгыз. Уч төпләрегезне коры тотыгыз.

            – Балаларга куркыныч турында сөйләгез.

            – Беркайчан да балаларны караусыз калдырмагыз.

    Тәрәзәләрдән егылып төшү балаларның имгәнүе һәм үлүенең төп сәбәпләренең берсе булып тора, бигрәк тә шәһәрләрдә, дип билгеләп үтә экспертлар. ТР Прокуратурасы мәгълүматы буенча, 2021 ел башыннан республикада шәхси һәм күп фатирлы йорт тәрәзәләреннән 16 баланың егылып төшү очрагы теркәлгән, шул исәптән 5 очрак – Казанда. Шуңа күрә куркынычсызлык чараларын үтәү бик мөһим.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы