-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
Кырымда Татарстан балалары агуланган
Җәйге лагерьгә балаңны еракка җибәрү куркынычсыз булмаска мөмкин. Шулай да күп ата-аналар балаларын лагерь җитәкчеләренә ышанып тапшыра. Җәйге балалар лагерендә Татарстаннан барлыгы 200ләп бала ял итә.
Кичә кырымдагы"Лучистый" балалар легерендә ял иткән 40 баланы ризык белән агулануы билгеле булды. Хастаханәгә лагерьдә эшләүче әйдәманнар да эләккән. Ял итүче балаларның барысы да – Казаннан.
Балаларга 16 июль иртәсендә үк үзләрен начар хис иткән. Башта 30 бала һәм 4 әйдәман хастаханәгә эләккән. Сиптомнары агулану - температура, диарея һәм косу. Аннары төнгә таба калган балларны да хастаханәгә илткәннәр.
Алан җитәкчесе Ренат Каюмов агуланган балаларның Казаннан булуын раслады, ләкин "ул җиңел үтте, балаларны хастаханәгә салырга туры килмәгән", дип белдерде. Шәһәр администрациясендә исә 40тан артык кешенең хастаханәгә салуын әйттеләр, дип хәбәр итә "Бизнес Online" порталы.
Казан кирмәне вәкиле Лилия Галимова әйтүенчә, бу хәлне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзе күзәтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз