-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кыш бабайдан нәрсә сорадың?
Кырлайдагы татар Кыш бабае 23-24 ноябрь көннәрендә Казанга киләчәк. Күңелле бәйрәм булырга охшаган: бу көнне Татар Кыш бабае, Устюгтан рус Кыш бабае, Кострамадан Кар кызы, Финляндиядән Санта Клаус, Удмуртиядән Тол Бабай, Вятка Кикиморасы һ.б. халыкларның Яңа ел символлары очрашуы планлаштырыла. Алар иң элек Татарстан башкаласының Бауман урамы буйлап йөреп, кичен “Әкияти ыгы-зыгы” бәйрәмендә катнашачак.
Икенче көнне исә кунакларны Татар Кыш бабае Кырлайда кабул итәчәк. Быел музей янында Кыш бабай өчен махсус резиденция төзегәннәр. Анда хәтта Убырлы Карчык белән Аждаһага да үз өйләрен ясап куйганнар. Хәзер Кыш бабай кунакларны ел әйләнәсе кабул итә алачак, чөнки җәй көннәрендә дә аның янына кунакка килергә теләүчеләр шактый икән.
Георгафиягә килгәндә, алар Калининград, Архангельскидан алып, Якутиягә кадәр. Узган ел Татарстанда Кыш бабай янында 7 меңнән артык кеше булып киткән һәм бу сан елдан-ел 7-8 процентка артуы күзәтелә.
Кыш бабайга ел саен ике меңләп хатлар юллыйлар. Кыш бабайдан ешрак нәрсә сорыйлар дип уйлыйсыз?
- Балалар төрле бүләкләр сорый. Күбесенә “Айфон” кирәк. Өлкәнрәкләр дә хат язгалый. Диссертация язып бирергә дә сораучылар булгалады, - ди Кыш бабай.
Чыганак: shahrikazan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз