-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
-
Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
КЫШ БАБАЙНЫ КҮРЕРГӘ МУЗЕЙГА БАРАБЫЗ
Татарстан Республикасы Милли музее 19 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр балалар өчен «Бервакыт Яңа ел алдыннан...» дип исемләнгән күңел ачу тамашасы оештыра.
Сезне тылсымлы Яңа ел могҗизасында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу көтә. Алар килгән нәни кунакларга искиткеч кызык Әкияткә ишек ачачак, ди музей хезмәткәрләре. Татарстан Республикасы Милли музеенда тупланган элекккеге экспонатларның уникаль коллекциясе Сезне яңа ел атмосферасына күмәчәк. Музей «Кар бөртеге патшалыгында, боз дәүләтендә» дип аталган яңа ел күргәзмәсе белән таныштыра, ә тамашадагы тарихи геройлар «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы» дип аталган музейның яңа экспозициясе буенча квест-уен уздырачак.
Яңа ел программасының максаты - музей экспозициясе ярдәмендә интерактив уен аша тарих һәм сәнгать дөньясы белән таныштыру. Һәр катнашучы яраткан геройлары белән фотога төшә һәм үзенә эксклюзив бүләк ясый алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз