Логотип Идель
Яңалыклар

КЫШ НИНДИ БУЛЫР? СИНОПТИКЛАР ФАРАЗЫ...

Россиянең Европа өлешендә кышын һава торышы үзгәрүчән булачак - көчле салкыннар да, шактый җылы һава торышы да фаразлана.

Россиянең Европа өлешендә кышын һава торышы үзгәрүчән булачак - көчле салкыннар да, шактый җылы һава торышы да фаразлана. Мондый үзгәрешләр глобаль җылынуга бәйле, дип хәбәр итә гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

"Һава шартларының үзгәрүчәнлеге, фаразлар буенча, Россиянең Европа өлешендә еш күренеш булачак. Димәк, зәмхәрир салкыннар да, аномаль җылылар да булачак. Озак вакытлы фаразлар температураның глобаль күтәрелүе турында сөйли, әмма кыска вакытлы чын салкыннар да булырга мөмкин. Мондый тирбәнешләр климатның җылынуы белән бәйле", - ди синоптик климат җылынганда тирбәнешләрнең амплитудасы арта баруын аңлатып.

Тулаем алганда, кышын һава температурасының минус 20гә кадәр төшүе, ә һава массалары көньяктан килгәндә, кинәт җылытулар булачак, ди метеоролог.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев