-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кышка артистлар нәрсә әзерләп куя
Август – урамда гына түгел, аш-су бүлмәсендә дә кызу ай. Тизрәк кыяр тозларга, салатлар ясарга, компот кайнатырга җитешәсе... Һәр хуҗабикәнең яраткан һәм сыналган үз рецепты була. Артистларыбызның да шундый рецептларын барладык һәм аларны сезнең белән дә бүлешергә булдык.
Алсу ФАЗЛЫЕВА
Сарымсаклы помидор
Катырак һәм артык эре булмаган помидорларны юып, сабак төбен уеп алабыз да, эченә бер тырнак чистартылган сарымсак батырабыз.
Әзер помидорларны парландырылган чиста банкаларга тутырып, өстеннән тозлык коябыз.
Тозлык болай ясала:
6 стакан су;
1 стакан шикәр комы;
6 чәй кашыгы тоз;
1 аш кашыгы аш серкәсе (9% лысы);
3-4 борчак хуш исле борыч;
1-2 данә канәфер.
Шушыларның барысын бергә кушып кайнатабыз.
Тозлыкны салгач, банкаларны кайнар суга утыртып, 15 минут стерильләштерәбез һәм калай капкач белән томалыйбыз.
1 литрлы банкага 2 стакан су алына.
Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА
Өч җимеш компоты
«Бу компотның тәмен белү өчен, аны ясап карарга кирәк. Искиткеч тәмле, һәр җимешнең үз тәме чыккан була», – дип мактагач, безнең дә ясап карыйсы килеп китте.
Компот өч төрле җимештән әзерләнә. Слива, чия (төче чия дә мөмкин), абрикос кирәк. 5 абрикос, 6-7 слива, 15 бөртек чияне юып, 3 литрлы парланган чиста банкага салабыз, 1 стакан шикәр комы өстибез (баллырак яратучылар бераз күбрәк тә сала ала) һәм шаулап кайнап торган су коеп, шунда ук калай капкач белән томалыйбыз.
Дарчинлы помидорлар
Ваграк, катырак помидорларны юып, кабыгы шартламасын өчен берничә җиреннән энә белән тишкәләп, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Өстеннән кайнар су коеп, 15 минут тотабыз да суын бушатабыз.
Өлгерүе җитеп, изелә башлаган помидорларны блендер белән издереп, тоз, шикәр комы, сарымсак, дарчин (яраткан кеше өчен) салып, кайнатып чыгарабыз.
Литр ярымлы банкага ясасагыз, бер банкага 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 тырнак сарымсак, бер чеметем дарчин, 1 аш кашыгы 9% лы аш серкәсе кирәк.
Банкадагы помидорлар өстенә кайнап торган шушы тозлыкны коеп, аш серкәсе салабыз һәм калай капкач белән томалыйбыз.
Илсөя Бәдретдинова
Кышкы салат
1 кг баллы борыч;
3 кг кызыл помидор;
1 кг суган;
1 кг кишер;
6 аш кашыгы өеп шикәр комы;
300 г көнбагыш мае;
6 аш кашыгы аш серкәсе (6% лысы);
6 аш кашыгы тоз (тулыр-тулмас кына).
Помидорларны эре кисәкләргә бүләргә, кишер белән борычны – саламлап, суганны ярымбоҗралап турарга. Тураган яшелчәләрне зур табакка бушатып, тозын-шикәрен, маен салып болгатырга һәм 3-4 сәгатькә калдырырга. Бу вакытта салатның суы чыга. Аннары утка куеп, кайнатып чыгарырга, аш серкәсе кушып, 5 минут пешерергә. Сүндереп, кайнар килеш парланган чиста банкаларга тутырып, калай капкач белән томаларга. Банкаларны әйләндереп каплап, калын юрган астында акрын гына суытырга.
Айгөл Бариева
Баклажан кабымлыгы
3 кг помидор;
1,5 кг баллы борыч;
1,5 кг баклажан;
2-4 аш кашыгы тоз (кем ничек ярата бит);
0,5 стакан үсемлек мае;
0,5 стакан шикәр комы.
Помидорны иттарткычның эре иләге аша чыгарып, табакка бушатабыз да, 30 минут пешерәбез. Аннары үсемлек мае, тоз, шикәр комы салып, пешерүне дәвам итәбез. 15 минуттан саламлап туралган борыч белән бруслап туралган баклажанны өстәп, тагын 30 минут утта тотабыз. Соңыннан кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз. Аш серкәсе салмыйбыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз