КЫТАЙДА КАРАНТИН...
Белгечләр әлеге ике кешенең ничек һәм кайда чир йоктыруын ачыклау өчен эпидемиологик тикшерү үткәрәләр.
Кытай Байкал арты крае чигендә урнашкан Маньчжурия шәһәр округында коронавирус ачыкланган ике очрактан соң карантин кертте.
Тәүлек эчендә Кытай Халык Республикасында коронавирус белән 17 авыручы һәм авыруны симптомсыз йөртүче 11 кеше ачыкланган, хастаханәләрдән тугыз пациент терелеп чыккан.
Кытайның сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Дәүләт комитетында билгеләп үтүләренчә, 17 яңа очракның 14е — читтән кертелгән, 3се — локаль, аларның икесе — Эчке Монголия автоном районында, берсе Шанхайда ачыкланган.
Халык саны 172 меңнән артык булган Маньчжуриядә барлык кешегә Covid-19 нуклеин кислотасына тест үткәрәчәкләр. Округта балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә дәресләр туктатылган, җәмәгать урыннарын вакытлыча ябып, массакүләм чаралар тыелган.
Белгечләр әлеге ике кешенең ничек һәм кайда чир йоктыруын ачыклау өчен эпидемиологик тикшерү үткәрәләр.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев