Логотип Идель
Яңалыклар

КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН

13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.

Милләт, тел язмышы турында сөйләшкәндә мескенләнергә кирәкми. Без горур һәм булдыра торган милләт. Бары тик әлеге төшенчәләргә күбрәк игътибар гына итәргә кирәк.

13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан узачак сәнгать бәйрәмендә татар, рус, чит ил классикасы, шулай ук композиторлар Салих Сәйдәшев, Луиза Батыр-болгари, Мәсхүдә Шәмсетдинова, Эльмира Галимова, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина һ.б әсәрләре башкарылачак.

“Тамашачы игътибарына яшь композитор, язучыларның әсәрләре тәкъдим ителә, - ди программаны оештыручы Идел Кыямов. - Җыр бәйрәмебез туган тел, туган як, милләт язмышы, мәхәббәт лирикасы белән сугарылган шигырьләр һәм юмор белән үрелеп барачак. Шигьри-музыкаль кичә идеясе белән күптән янып йөри идек. Ниһаять, тамашачыга күрсәтерлек материал тупладык. Сөмбел музыкаль бизәлешне карады. Мин сценарий өлешен, шигырьләр, проза тупладым.

Шигырьләр көчле, ватанпәрвәрлек, милләткә карата горурлык хисләре уята торган. Югыйсә, соңгы арада кайберәүләр милләтебезне мыскыллап, бик төшенке хәлдә дип күрсәтмәкче була. Мескенләнергә ярамый! Горурлык хисе тәрбияли торган әсәрләр иҗат итәргә һәм тамашачыга җиткерергә кирәк! Авторларга килгәндә, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Фәнил Гыйләҗев, Илдус Гыйләҗев, Аманулла (Әмир Камалиев), Ркаил Зәйдулла һәм Илдар Кыямов әсәрләре яңгыраячак.”

“Җырларымда – җирсүем” дип исемләнгән кичәдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов та катнашыр дип көтелә.

Концертка керү ирекле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев