-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Кыяр тозлауның берничә ысулы
Кыярдан уңдыгызмы быел. Тозлауның берничә ысулын тәкъдим итәбез.
1. Бик тәмле, аз тозлы кыяр бу!
Өч литрлы банкага 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы алына. Кыярларны юып, 3 сәгать суын алыштыра-алыштыра суда тотабыз. Юып банкаларга салабыз. Банка төбенә бер укроп, керән яфрагы, 5 кара карлыган яфрагы, 4 тырнак сарымсак, 10 исле кара борыч, 4 канәфер, корица алына.
Банкага кыярларны вертикаль рәвештә урнаштырабыз, кайнар тозлык салып 3 минут тотабыз. Тозлыкны агызып шул суны кайнатып кире салабыз, соңгысын салганда 1 аш кашыгы аш серкәсе салына. Тимер капкач белән ябыла.
2. Маринад: 3 аш кашыгы өйми генә тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы аш серкәсе, 2 аш кашыгы аракы салабыз да 15 минут стерильләштерәбез.
Кыярларны банкаларга тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып, капкач белән ябып, берничә минут тотабыз. Суны кәстрүлгә бушатабыз, ә бер литрлы банкага 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 зонтик укроп, 2-3 канәфер 2-3 түгәрәк борыч, 1 дәфнә яфрагы, 2 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы аш серкәсе (5 процентлы). Кыяр өстенә кәстрүлдәге суны агызып, капкачларын ябабыз да башларын аска каратып куябыз. Өстенә одеял ябабыз.
3. Кетердәп тора торган кыяр тозлау рецепты: 1 кишер, 2 башлы суган, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, дәфнә яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына.
Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салына. Алар өстенә кыяр тезелә, кайнап чыккан су салып 15 минут тотыла. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 бал кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салына. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куела.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз