-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең яңа сезонын «Кызлар-матурлар» мюзиклы премьерасы ачып җибәрә «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган.
-
2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак? Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кыярың уңсын дисәң

Июнь аенда кыярны дөрес итеп карасагыз уңыш мул булыр.
Кыярны теплицада һәм ачык һавада үстерүчеләр бар. Теплицада үстерүнең үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән ачык һавада утырган кыярының яфракларын бик өзмәскә кирәк. Ә теплицада үскән кыярның артык сабакларын кисеп торырга кирәк. Су сибү тәртибе дә аерыла.
1. Теплицада үскән кыярга суны иртән, кояш кыздыра башлаганчы сибегез. Ачык һавада утырган кыяр түтәленә суны кич сибү хәерлерәк. Су сипкәндә, су кыяр төбенә генә түгел яфракларына да эләксен.
2.Кыярларның буе 30 см.га җиткәнче аны бәйләргә һәм түтәлне формалаштырырга кирәк. Ачык һавада җәелеп үскән кыярны кайберәүләр бәйләми, шулай да яртык сабакларын кисеп кыярны кирәк якка сузырга була.
3.Кыяр чәчәкләре күренә башлагач, артык ботакларны һәм яфракларны кисергә кирәк. Төп сабакны калдырып, артык, вак һәм төрле якка үсүче сабакларны сак кына кайчы белән кисеп алыгыз.
4.Кайчакта теплица ишеген ачык тотарга онытмагыз. Кыяр чәчәген дә бал кортлары һәм башка бөҗәкләр серкәләндерә.
5.Кечкенә генә кыярлар күренә башлаган түтәлгә суны күбрәк сибәргә кирәк. Ул вакытта кыяр очлары ачы булмас.
6.Сирәк кенә кыярларга сөтле су сибәргә була. Сөтне 2/1 су белән кушып ике атнага бер мәртәбә кыяр төбенә сипсәгез, кыяр тизрәк үсеп китәр.
7.Кыярны вакытында җыеп барырга онытмагыз. Бау белән бәйләнмәгән кыяр сабакларын күтәреп карарга онытмагыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз