Логотип Идель
Яңалыклар

Кыйммәтле җәйге ял: Төркиягә турлар бәясе 50 процентка арткан

Төркия - җәйге юнәлешләр арасында лидер, аңа сатуларның 53% тирәсе туры килә, икенче урында — ил курортлары (сатуның 23% ы), аннары Мисыр (9% ы), Абхазия (8% ы) һәм Гарәп Әмирлекләре (4% ы).

Төркия курортлары быел җәй, узган ел белән чагыштырганда, уртача 50% ка кыйммәтләнде, дип яза «Известия» туроператорларга сылтама белән.

Әйтик, ике кешелек 7 көнгә тур бәясе 115 меңнән 172 мең сумга кадәр артты, дип белдергәннәр  Level.Travel компаниясендә. Tez Tour мәгълүматларына караганда, быел Төркиягә бәяләр 2021 елның җәе белән чагыштырганда 40% ка арткан, шул ук вакытта ихтыяҗ тәкъдимнәргә караганда күбрәк: дөнья буенча авиаочышлар бүгенге көнгә кадәр чикләнгән.

Level. Travel статистикасы күрсәткәнчә, Төркия - җәйге юнәлешләр арасында лидер, аңа сатуларның 53% тирәсе туры килә, икенче урында — ил курортлары (сатуның 23% ы), аннары Мисыр (9% ы), Абхазия (8% ы) һәм Гарәп Әмирлекләре (4% ы).

Беренче чиратта, бәяләрнең артуы кискен кыйбатланган очышларга бәйле. Экспертлар билгеләп үткәнчә, авиакомпанияләргә маршрутны үзгәртеп корырга туры килгән һәм хәзер өч сәгать урынына юл биш сәгатькә сузыла. Россиялеләргә каршы валюта курсы да уйнады: лира долларга карата кискен йомшарды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев