Логотип Идель
Яңалыклар

«КЫЙССАИ ЙОСЫФ» ПОЭМАСЫ БУЕНЧА ПРОЕКТТА КАТНАШ

Проект Татарстан Милли китапханәсендә урнашкан MOÑ театр мәйданчыгында гамәлгә ашырылачак.

Казанда болгар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы буенча театр проекты игълан ителде.

Проект Татарстан Милли китапханәсендә урнашкан MOÑ театр мәйданчыгында гамәлгә ашырылачак. Спектакль буенча эш бер елга якын дәвам итәчәк, 2021 елның июлендә күрсәтеләчәк.

Оештыручылар проектта катнашырга театрга катнашы булмаган иҗади һөнәрләр ияләрен чакыра.

- Без музыкант, рәссам, композитор, оператор, архитектор, журналистны кастингта күрергә шат булачакбыз. Чынлыкта сезнең һөнәрнең әһәмияте юк, — ди алар.

Проектларның кураторлары - режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, хореограф биюче һәм актер Нурбәк Батулла, биюче һәм актриса Айсылу Мирхафизхан.

Текст белән эшләү оригинал телдә алып барылачак (поэма төрки телдә язылган). Гаризаны театр мәйданчыгы сайтында анкета тутырып, 11 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

«Живой город» фонды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев