-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды
Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде. Алар бүген иртәдән Нәзарәттә теркәлү узды, катнашучы бейджигы алды, 5 февральгә кадәр 5 көн дәвамында узачак форум программасы, төп кагыйдәләр белән танышты һәм форум узачак урынга - Казан янындагы “Заречье” үзәгенә кузгалды.
Форумда катнашучы мөслимәләр Татарстанның - Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы; Россиянең Мәскәү, Курск, Иваново, Чабаксар, Сызрань, Ижевск, Оренбург, Уфа, Чиләбе шәһәрләреннән, Башкортостан, Ханты-Манси автономлы округы төбәкләреннән һәм Беларусьтан җыелган.
Форум – актив һәм өммәт язмышына битараф булмаган мөселман яшьләрен берләштерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыручы иҗади мохит ул. Быел ул “Эшлә!” шигаре астында уза.
Форум яңа форматта уза. Мөселман яшьләре форумында катнашучыларны Soft-skills буенча 5 көнлек тренинг көтә, ул тормышның теләсә кайсы өлкәсе өчен кирәк булган конкрет белемнәр һәм мөмкинлекләрне үстерәчәк. Форум барышында егетләр һәм кызлар план кору алымнарын һәм планнарны үзгәртү тәртипләрен үзләштерәчәк. Чараны оештыручылар 5 көн эчендә максат куярга, бурычлар билгеләргә, эш программасын төзергә, кирәкле ресурсларны ачыкларга, эш барышын күзәтергә һәм нәтиҗәләрне контрольдә тотарга өйрәтәчәк. Шунысы игътибарга лаек, сүз эшне планлаштыру турында гына түгел, гыйбадәт кылу, шәхси тормыш, ялны планлаштыру турында да барачак.
Форумда катнашучылар шулай ук дини белем алачак, мастер-классларда, TED һәм диспутларда, квестларда катнашачак, кинозалда һәм китап клубында булачак. Спикерлар - остаз, журналист Равия Умм Ләйлә, “Отличность” маркетинг үзәгенә нигез салучы, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты Диләрә Фәтхуллина, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры Әлфия Җаббарова, маркетолог, стратегик маркетинг буенча белгеч Лилия Ильясова, Digital-тренер, белем бирүне цифрлаштыру буенча белгеч Нурия Гаязова һ.б.
Ел саен үткәрелә торган кышкы форумнар яшьләргә белемнәрен арттырырга гына түгел, берләшү, танышу, рухи яктан баю һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен дә бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр социаль проекты – намаз укырга һәм ислам нигезләренә өйрәтүче “Ислам. Беренче адымнар” программасы, авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән “Кәгазьгә тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар. Шуңа күрә форумны социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.
Ир-егетләр өчен Мөселман яшьләре форумы кышкы мәктәбе 25-29 гыйнвар көннәрендә Казан янындагы “Заречье” үзәгендә эшләде.
Чыганак: ДУМ РТ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз