Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Кызыл китапка кертелгән агулы тарантул Татарстанның тагын бер районында табылган

    Көньяк рус тарантулы гадәттә ярымчүл, дала һәм урман-дала зоналарында очрый. Республика территориясендә ул Чистай, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Буа районнарында яшәргә мөмкин.1995-2004 елларда үрмәкүч Алабуга районының Танай елгасы буендагы болыннарында һәм Тукай районында Кама елгасы буенда табыла.

    Тарантул өч тапкыр Тәтеш районында, бер тапкыр Әгерҗе, Актаныш, Балтач, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе районнарында очраган. Соңгы елларда Казан дәүләт университеты зоостанциясе янында Зөя елгасы тамагында, шулай ук Иделнең сул як ярында, Лаеш, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарында табылган.

    Реклама

    Тарантул — агулы бөҗәк. Ул тешләгән урын бик авырта һәм кабарып чыгарга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы