-
"Идел" турында 3 факт (бераз гына юмор) Бераз гына шаярып алыйк әле.
-
Пластик калдыклардан арт-объект ясыйлар Казанның Горки-Әмәт урманында шундый арт-объектлар ясамакчы булалар.
-
КҮРГӘЗМӘ: «Мин яңа кояш булам...» Күргәзмә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.
-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
Федор Бондарчук Тукай шигырен укый Танылган актер, сценарист Федор Бондарчук Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасыннан өзек укый.
-
Элвин Грей тамашачыга: «Сез нәрсә, кинотеатрга килдегезме әллә?» Яңавыл сәхнәсендә чыгыш ясаган җырчыны исерек дип шикләнәләр.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
Көзән җыерса нишләргә?
Көзән җыеру үсә торган организмда һәм картларда була дигән ышану бар. Ләкин чынбарлыкта моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Организмда ниндидер микроэлементлар, магний, калий җитмәве дә көзән җыеруга китерә. Шулай ук көзән җыеру генетика белән бәйле булырга мөмкин.
Көзән күбесенчә төнлә хөҗүм итә. Кайвакыт спортзалда тренировка вакытында, суда йөзгәндә дә көзән җыерырга мөмкин. Авыл җирендә авыр хезмәт, күтәрү-төшерүләр дә сәбәпче булуы ихтимал.
Аягыгызны көзән җыера икән, аяк очларын үзегезгә тартыгыз, аягыгызны тездән берничә мәртәбә әкрен генә бөккәләгез, балтырларыгызны ике куллап әйбәтләп ышкыгыз. Балтырларга очлы әйбер белән төрткәләп алсагыз да ярый.
Табиблар ешрак магний б6 витамины эчәргә киңәш итә. Шулай ук банан, көлдә пешерелгән бәрәңге ашау да көзән җыеруны киметә. Организмга су җитмәү шулай ук көзән җыеруга сәбәпче булырга мөмкин. Атнага бер-ике тапкыр гына булса да спортив күнегүләр ясасагыз, көзән җыеруның нәрсә икәнен дә онытырсыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз