-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
КҮЗӘТҮ: Яңа елны бәйрәм итүгә күпме акча тотачаксыз?
Россиялеләр якынлашып килүче Яңа елны бәйрәм итүгә уртача 25 мең сум акча тотарга ниятли икән.
Бу хакта РБК «Яңа ел һәм Раштуа - 2021» язмасына сылтама белән хәбәр итә.
Бу, узган ел белән чагыштырганда, якынча 28 процентка күбрәк — ул чакта сораштыруда катнашучылар бәйрәм итүгә уртача 19 300 сум акча тотачагын әйткән булган. Шул ук вакытта россиялеләр уртача 24,6 мең сум акча тоткан.
Ә быел алар бүләкләргә чыгымнарны 10 мең сумга кадәр киметергә ниятли, ә яңа ел табынына чыгымнарны 11 040 сумга кадәр арттырачак. Калган акчаларны россиялеләр күңел ачуга тотачак.
Яңа елга бүләккә россиялеләр (58 процент) акча алырга тели икән, тик үзләре акча бүләк итәргә җыенмый. Шулай ук иң яхшы бүләкләр исемлегендә ноутбуклар, смартфоннар, башка аксессуарлар, китаплар бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз