Ландыш Нигъмәтҗанова фокуслар күрсәтеп кешенең котын очырган
Татар эстрадасында әле фокус күрсәтүчеләр юк иде. Ландыш, сиңа бу бушлыкны тутырырга киңәш итәбез!
Берничә көн элек җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова үз инстаграм битендә кызык фото белән уртаклашты. Әлеге фотода Ландышның бер кулы юк сыман.
Бу фото җырчының меңләгән язылучыларын гаҗәпкә калдырган. «Ландыш, котны алдыгыз, зинһар, бүтән андый фотолар куя күрмәгез» дигән комментарийлар калдырганнар аңа, Ландышка исәнлек теләп язучылар да булган.
Җырчы үзе мондый комментарийларга юмор белән җавап биргән. Киләсе постында фокусчы кебек, ике кулын күрсәтеп төшкән. "Рәхмәт кайгыртуыгызга, менә алар", - дип язган җырчы пост астында.
Татар эстрадасында әлегә фокус күрсәтүчеләр юк иде. Ландыш, сиңа бу бушлыкны тутырырга киңәш итәбез!
Чыганак: landyshnigmatjanova
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев