-
Әбиләр чуагы кайчан булачак? Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый.
-
Казанда Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә ачыла Күргәзмә белән 13 ноябрьгә кадәр танышып булачак.
-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Легендар остаз истәлегенә

РСФСРның спорт остасы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм тренеры Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин истәлегенә ярышларның быелгы үзенчәлеге шунда булды, бу ярышларның төп иганәчеләре- «Ак-Су» ширкәте һәм Тимирязев исемендәге җәмгыять директоры Илшат Шакиров белән Булат Исрафиловлар иртәдән алып кичкә кадәр ярышларны тамаша кыла алдылар. Бу, берьяктан, балаларга көч биреп торса, икенче яктан безгә дә алар белән аралашырга, хәл-әхвәлләрен сорашырга менә дигән җай тудырды.
Аннан «Хезмәт» газетасы баш редакторы Вакыйф Зәкиевка, спорт мәктәбе тренеры Алмаз Галиев, шәхси эшмәкәрләр Фәнис Шәриповка, Рифкәт Муллагалиевка без бик рәхмәтле. Аларның бүләкләре белән без күпме баланы сөендердек. Бу юлы аларның бүләкләрен балаларның гаилә хәлен исәпкә алып, тапшырырга булдык. Барысына да булды, хәтта хөкемдарларга өлеш чыкты.
Традициябез дәвам итә. Норма мәктәзбенең җитәкчелеге алмашыну да ярышларыбызны уздыруга бер нинди авырлык тудырмады. Өйрәндек чөнки, булдырган эшләребезнең дә тамыры нык. Мәктәпнең яңа директоры Ләйсән Фәритовна да көне буе безнең белән мәш килде. Аннан инде, келәм хуҗаларының күчмә Кубокны үзләрендә калдыру өчен күпме көч түккәннәре иртә таннан ук сизелде. 95 көрәшченең ике дистәдән артыгы Норма мәктәбеннән булуы үзе күп нәрсәне сөйли кебек иде. Тырыштылар, егетләр. 36 очко аермасы белән алар смәеллеләрне икенче урынга калдырдылар. Өченче урынга исә Бөрбаш егетләре чыкты.
Әле егетләрнең Бөрбаштан - мәрхүм Васыйл Габделхәй улының шушында күп еллар хезмәт куеп, республикабызның милли татар көрәшенә нигез салган авылдан булуын күреп без тагын да шатланыштык.
Әйе, матур мизгелләрне күп бүләк итте безгә бу көн. Келәмнәребездән дә «утлар» чыгып торды. 13 үлчәү авырлыгында узган ярышларыбызның җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды.
29 килограмм үлчәү авырлыгында-1. Кәрим Гарифуллин/Норма/ 2.Сөләйман Насыйбуллин/Бөрбаш/ 3.Әнис Газизуллин/Балтач/ .
32 кг.да -1.Ислам Йосыпов/Чепья/ 2.Фәһим Мөхәммәдиев 3.Җәмил Зиннәтуллин/икесе дә Смәелдән/.
36 кг.да- 1.Газинур Гарипов/Смәел/ 2.Фәнзил Кәбиров/Арбор/ 3.Ислам Бурашов/Нөнәгәр/.
40 кг.да-1.Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Аяз Хәйретдинов/Балтач/ 3.Рәмзис Әүхәдиев/Бөрбаш/.
45 кг.да-1.Алмаз Шиһабетдинов 2.Салават Гыйльметдинов 3.Илназ Шәяхмәтов/өчесе дә Нөнәгәрдән/.
50 кг.да-1.Булат Яруллин/Пенәгәр/ 2.Рәнис Зарипов/гимназия/ 3.Фирдүс Зәкиуллин/Смәел/.
55 кг.да-1.Илназ Ганиев/Смәел/ 2.Ранил Әүхәдиев/Бөрбаш/ 3.Айрат Тимербаев/Бөрбаш/.
60 кг.да-1.Әдел Фазылҗанов/Норма/ 2.Тимур Зайцев/Нөнәгәр/ 3.Инсаф Шәйхетдинов/Норма/
65 кг.да-1.Инсаф Латыйпов/Салавыч/ 2.Ильмир Гафуров/Бөрбаш/ 3.Макаров Максим/Кече Лызи/.
70 кг.да-1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 2.Инсаф Хәйруллин/Бөрбаш/ 3.Рөстәм Хәбибрахманов/Яңгул/.
75 кг.да-1.Рәниф Камалов/Нөнәгәр/ 2.Андрей Коңевников/Кече Лызи/ 3.Рузил Насриев/Норма/.
80 кг.да-1.Ранил Әшрәпов/Янгул/ 2.Афзал Галиев/ 3.Ильяс Габдуллин/икесе дә Нормадан.
Югары үлчәүдә Нормадан ике көрәшче бил алышып, Ранил Габнасыйров беренче, Раушан Мөхәмәтшин икенче булды.
Нурзада Сәмигуллин.Балтач.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз