Логотип Идель
Яңалыклар

ҮЛЕМСЕЗЛЕК ҖЫРЫ ӨЗЕЛМӘС

Россиядә 22 июнь хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Татарстан Милли музее сайтында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Батырларның исемнәрен кайтару:Үлемсезлек җыры өзелмәс” онлайн программа карарга мөмкин.

     Россиядә 22 июнь хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Татарстан Милли музее сайтында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Батырларның исемнәрен кайтару: Үлемсезлек җыры өзелмәс” онлайн программа карарга мөмкин.

https://youtu.be/yZChXSdNnY4

    “Батырларның исемнәрен кайтару: Үлемсезлек җыры өзелмәс" проекты 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган, укучылар арасында аз танылган татар язучылары һәм шагыйрьләренең исемнәрен мәңгеләштерү һәм халыкка җиткерү, шулай ук аларның игелекле исемнәрен һәм иҗатларын киләчәк буыннарга тапшыру максатында уйланылган.

    1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы —  төрле яшьтәге һәм милләттәге кешеләрнең батырлык үрнәге буларак тарихта калачак. Татарстан язучылары бу елларда корал белән дә, каләм белән дә фронтның иң алгы сызыкларында зур батырлыклар күрсәттеләр, дошманга каршы корал белән дә, каләм белән дә  көрәштеләр. Татар әдәбиятының күренекле вәкилләре: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи, Әхмәт Фәйзи,Сибгат Хәким, МәхмҮт Максуд, Мөхәммәт Садри, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Hyp Баян, Габдрахман Әпсәләмов һәм башкалар фронтка китә.

    Сугыш алдыннан, Татарстан Язучылар берлегендә 50 әгъза исәпләнгән. Шуларның кырыкка якыны фронтка алына. 1943 елда СССР Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеев бу турында белеп алганнан соң,  кайгыртучанлык күрсәтеп, язучыларның күпмесен булса да кире тылга кайтарырга кирәклеге турында әйтә. Әмма, бер генә татар язучысы да аның бу тәкъдимен кабул итми.  Ни аяныч, бик күпләргә туган җирләренә кире әйләнеп кайту насыйп булмый.

    Сугыш кырларында 34 язучы мәңгеләккә ятып кала. Алар арасында М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А. Алиш, Н. Баян, Р. Ильяс, М. Әблиев, В. Мифтахов, К. Басыйров, М. Гаяз, X. Рахман, Р. Саттар, Д. Фәтхи, А. Камал һәм башкалар  Язучылар сугышның бөтен фронтларында да сугыша. Каләм осталарының каберләрен – бөтен Аурупа буенча очратырга мөмкин. Алар арасында киң танылган, узләренең китапларын бастырырга, укучыга җиткерергә өлгергән язучылар да (Муса Җәлил, Гадел Кутуй Кутуй, Фатих Карим һәм башкалар), шулай ук бер генә китабын дөньяга чыгарганнар да (Шамил Гәрәй, Әхмәт Симай, Рахим Саттар һәм башкалар), әлбәттә инде  каләм тибрәтә генә башлаган, беренче әсәрләрен гәжит һәм журнал битләрендә генә бастырганнар да бар.

   Яңа проект кысаларында 24 видео – сюжет ясалган. Анда Абдулла Баттал, Аитзәк Аитов, Вәдүт Мифтахов, Габдулла Галиев, Гайнан Кормаш, Демьян Фәтхи, Әгъзам Камал, Әхмәт Симай, Исмәгыйль Шәфиев, Касыйм Вахит, Лотфый Вәли и Макс Гатау һәм башкалар турында биографик мәгълүмат тупланган, шулай ук аларның иҗат үрнәкләре дә урын алган.

  Идея авторы һәм гамәлгә куючы –  нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина.

  Фәнни белешмәләрне  әзерләүче — эзтабар язучы, Россия Федерациясенең М. Ломоносов исемендәге бүләк иясе Шаһинур Мостафин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев