-
Әбиләр чуагы кайчан булачак? Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый.
-
Казанда Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә ачыла Күргәзмә белән 13 ноябрьгә кадәр танышып булачак.
-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ленинградны саклап һәлак булган якташларның исемнәре кайта...
24 апрельдә Санкт-Петербург шәһәренең Җиңү мәйданындагы “Ленинградны саклаучы каһарманнар” Монументында Хәтер китабы тәкъдим ителәчәк.
Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китап Бөек Ватан сугышына Татарстаннан чакырылып, Ленинград өлкәсендә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә багышлана. Чарада ветераннар, китап редакциясе, Татарстан якташлыгы вәкилләре, эзтабарлар, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм кызыксынган барлык кешеләр катнашачак.
Хәтер китабын төзүче эзтабар, Казандагы Бөек Ватан сугышы музей- мемориалы мөдире Михаил Черепанов вакыйга турында “Идел”гә түбәндәгеләрне сөйләде:
“Яңа басма «Книга памяти. Мы шли на помощь тебе, блокадный Ленинград. Памяти павших воинов-татарстанцев» дип атала. Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин белән килешенгәнчә, эзләнү эшләрен мөстәкыйль рәвештә үзебез алып бардык (эзтабарлар отрядлары белән 1996 елдан бирле Ленинград өлкәсендә эзләнәбез), ә ул китап чыгарырга спонсорлар тапты.
Ренат Вәлиуллин үзе дә Казан дәүләт университеты студенты чагында эзтабарлык белән шөгыльләнгән, эзтабарлык эшен профессиональ дәрәҗәдә һәм грамоталы башкарырга кирәген яхшы белә.
Хәтер китабына хәзерге Ленинград өлкәсендә ятып калган (сугыш чагындагы Ленинград өлкәсе түгел – Псков, Новгород төбәкләре монда юк – М.Ч.) 18467 фамилия кергән. Һәлак булган сугышчылар турында исемләп биографик мәгълүмат бирелде. Аны без архивларда эзләнеп таптык. Obd-memorial.ru, kremnik.ru сайтлары активистлары һәм хәтта Тверьдән бер волонтер материал җыярга булышты. Күмәк эш нәтиҗәсе бу.
Әлеге Хәтер китабы интернетта да, китапханәләрдә дә, музейларда булачак. Тиражны Татарстанга тапшыруларын сорыячакбыз: китап бит, башлыча, сугышчыларның мондагы туган-тумачасына кирәк.
Сүз уңаеннан, Калугадагы якташлар белән инде шундый китапны чыгарган идек, аның беренче томы Бөтендөнья татар конгрессына тапшырылды”.
ФОТО: tatspb.tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз