-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
"Әлиф" - соңгы тапкыр сәхнәдә!
Ә сезнең "Әлиф" хореографик спектаклен караганыгыз бармы? Өлгермәгән булсагыз, 16 апрельдә, ике дә уйламыйча, барып кайтыгыз.
16 апрельдә "Әлиф" хореографик спектакле Камал театры сәхнәсендә соңгы тапкыр күрсәтеләчәк. Белгәнебезчә, спектакльдә ком зур роль уйный. Бу юлы да исә театрның Кече сәхнәсенә ком салу өчен махсус линолеум җәеләчәк. Ул вакытта театрның сак хезмәте спектакльне күрсәтү өчен идәнгә ком салырга рөхсәт итмәде,- дип хәбәр итә tatar-inform.tatar.
2018 елның 15 апрелендә “Әлиф” спектакле өчен аның солисты Нурбәк Батулла “Алтын битлек” театр премиясенә ия булды. Әмма оештыручылар соңгы спектакльнең 16 апрельгә туры килүен әлеге датага бәйләп карамый.
Быел "Алтын битлек" театр премиясенең номинанты - Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле. Ул 4 апрельдә күрсәтеләчәк. Ә 15 апрельдә “Алтын битлек” лауреатлары игълан ителәчәк.
Шулай ук укыгыз: «Әлиф» — Биләр биләмәсендә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз