Логотип Идель
Яңалыклар

"Әлиф" спектакле Тукай премиясенә лаекмы?

Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Әлиф” спектаклен Тукай премиясенә тәкъдим итте. Тукай яшь кеше булган.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Тукай премиясенең яшьләргә йөз белән борылуына өметләнә. Бу хакта ул “Әлиф” спектакле төркеменең Тукай премиясенә тәкъдим ителүе уңаеннан әйтте.

“Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Әлиф” спектаклен Тукай премиясенә тәкъдим итте. Тукай яшь кеше булган. Аның исемендәге премия дә яшьләргә йөз белән борылып, аларның казанышларын билгеләп узса, бу мәгънәсе ягыннан бик туры килер иде. Габдулла абый мондый борылыш белән горурланыр иде, минемчә”, - диде ул.

Тәбрис Яруллин “Әлиф” төркеменең эшен югары бәяли. “Аларның спектакльләре Тукай иҗаты белән, милли мирасыбыз белән бәйле. Бу егетләр яхшы мәгънәдә Тукай белән авырыйлар. Алар үз инициативалары белән заманча мәдәнияткә зур өлеш кертәләр”, - ди ул.

Тәбрис Яруллин Бөтендөнья яшьләр оешмасы исеменнән иҗат берләшмәләренә чакыру белән чыга. “Яшь язучылармы, журналистлармы, иҗтимагый эштә актив катнашучылармы – иҗат берләшмәләренең аларны шушы премиягә тартуы кирәк. Бу гамәл премияне яңартыр һәм аңа башка аудитория дә игътибар итәр иде”, - ди ул.

Тәбрис Яруллин яшьләрнең премиягә битарафлыгы аның дәрәҗәсен киметә дип саный. “Ул безнең иң төп милли премия. Тукай премиясен яшьләр аудиториясенә ачарга иде”, - ди ул.

Тукай премиясенә “Әлиф” спектаклен әзерләүчеләрдән дүрт кеше тәкъдим ителгән. Болар – идея авторы һәм режиссер Туфан Имаметдинов, композитор Эльмир Низамов, хореограф Марсель Нуриев һәм биюче Нурбәк Батулла, дип яза Татар-информ.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Тукай премиясе Әлиф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев