-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
«Әлиф»че егетләр «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасын әзерли
Август аенда Заман сәнгате күргәзмәханәсендә «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасы булачак - билетлар сатуга чыкты. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
- «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасы - «Әлиф» иҗат берләшмәсе егетләренең чираттагы эксперименталь эше. Ул берләшмәсенең дүртенче тәҗрибәсе. Аланың беренче эше - «Әлиф» хореографик спектакле дәрәҗәле «Алтын битлек» театр премиясенә ия булган иде. Соңрак егетләр Туфан Имаметдинов җитәкчелегендә «Шамаил», «Әллүки» эксперименталь спектакльләрен чыгардылар.
«Шагыйрь Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) татар мәдәниятендә аерым урып тота. Аны кафия (рифма) да, шигырьнең гүзәллеге дә, әсәрнең моңлы-көйле булуы да кызыксындырмый, ә бәлки әсәрдәге фикернең тыгызлыгы, күпкатламлыгы һәм сабыр тәңгәллек-тигезлек кызыксындыра», - ди оештыручылар.
Ул татар шигъриятен генә түгел, татар мәдәниятен, халыкның стратегиясен, фикерләү рәвешен дөресләү – Шагыйрьнең төп максаты иде. Аңа яхшы мәгънәсендәге «шартлау» кирәк иде. Ниндидер бер күләмдә ул «шартлатты» да, ләкин ул шартлау аннан соң килгән буен вәкилләре арасында теләктәшлек тапмады», - дип яза оештыручылар.
«Дәрдемәнд» импровизацион тамашасына музыка уен коралларының классик өчлеге: скрипка, альт, контрабас импровизациясе яңгыраячак. Дәрдемәнд шигъриятенең тирәнлеге контртенор тавышлы Рөстәм Яваев җырлавы аша биреләчәк. Биюче - Нурбәк Батулла. Тамашаның композитор - Эльмир Низамов, хореографы - Марсель Нуриев.
«Бу тамашабыз белән без Шагыйрьнең иҗатын тулысы белән кайтару гына түгел, аның татар сәнгатенә яңача карашын дәвам иттерергә, озын гомерле итәргә телибез», – ди режиссёр Туфан Имаметдинов.
Тамаша 19 августта 19 сәгатьтә башлана. Оештыручылар сатуга билетларның бик аз санда чыгарылуын әйтәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз