Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    «Лига форум» Студентлар белем бирү форумы башлана

    Бүген, 15 августта, Татарстанда «Лига Форум» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

    Форумның беренче сменасы (ул «Профессионаллар» дип атала) Биләр тыюлыгы территориясендә ачыла. Сменада Россиянең 120 һөнәри белем бирү оешмасыннан 400 студент катнашачак. Алар үзләрендә лидерлык һәм инициативалылык күнекмәләрен үстерә, стратегик фикер йөртү сәләтен формалаштыра, командалар белән идарә итәргә, партнерлар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнә, креативлык күнекмәләрен булдыра һәм бизнес-проектларын гамәлгә ашыра алачак.

    Реклама

    Бу көнне форум мәйданчыгы буйлап тур оештырылачак, шулай ук сменаның программасы һәм чаралар планы тәкъдим ителәчәк.

    Быел форум өч смена форматында 15-31 августта үткәрелә, ул Россиянең барлык югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларын берләштерер дип көтелә. Сменалар өч максатчан аудиториягә (һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен - «Профессионаллар», югары уку йортларында белем алучылар өчен - «Университетлар» һәм барлык уку йортлары студентлары өчен – «Берләшмәләр») бүленгән.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!