Логотип Идель
Эксклюзив

Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда

Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр. 

Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр. 

Иң элек кунакларыбыз катнашында «Кызыл Ромашка» оешмасына яңа әгъзаларны кабул итү тантанасы булды, мәктәп укучылары музей буйлап экскурсия үткәрделәр, Җәлилнең шигырьләр укыдылар. 

Язудан туктамаска кирәк! 

Очрашуда беренче булып Булат Ибраһимга сүз алды.  
– Мин беренче шигыремне икенче сыйныфта укыганда яздым. Ул кыш темасына багышланган иде. Аннан инде язуымны туктатмадым. Башта чиле-пешле чыккан шигырьләр тора-бара нәфисләнеп, төгәлләнделәр. Иң мөһиме – язудан туктамаска, язарга, язарга һәм тагын да бер кабат язарга, – диде ул. Шагыйрь укучыларны туган телләрен хөрмәтләргә, яратырга үгетләде. Туган телнең, ана телебезнең изге һәм саф булуы хакында сөйләде. 

– Телен хөрмәт итмәгәннең киләчәге юк. Безнең киләчәк – туган телебездә. Әгәр дә без телебезне саф, бөтен киләш киләчәк буынга җиткерә алсак, димәк, милләтебез каршында йөзебез ак. Шуңа күрә, укучылар, туган телегезне онытмагыз. Борынгы бабаларыбыздан ядкарь булып калган, ярлыклар, тарихи дастаннар язган тел мескен була алмый, ул бөек тел! Һәм без шушы бөек, саф туган телебез белән горурланырга тиеш! 

Булат Ибраһим тормышының иҗат белән бәйле булуын да искәртте:

– Иҗат кешесе иҗатыннан тәм табарга, һәр язган әсәренең сәнгатьчә эшләнешенә, укучылар күңеленә тәэсир итүенә игътибарлы булырга тиеш. Шулвакытта гына чын мәгънәсендә сәнгать әсәре иҗат ителә. Шигърият, әдәбият, ул да сәнгать төре. Без сүзләр тылсымы ярдәмендә укучылар күңелендә нечкә хисләр уятып, тирән йогынты ясыйбыз, – диде ул. 

Питердан – Казанга
Дирижер, музыкант, композитор, аранжировкалар остасы Ильяс Камал та чыгышын иҗатка килү тарихын сөйләүдән башлады. Баксаң, кечкенә Ильяс балачактан ук музыка дөньясына чумып үскән булган! Аның әнисе үзешчән хорда җырласа, әтисе өздереп кубызда уйный торган булган. Егет үзе дә музыка мәктәбен тәмамлый. 

– Мин үземне хәтерләгәннән бирле музыканы да хәтерлим. Тормышым шул хәтле музыка белән тыгыз бәйләнгән ки, җыр-моңсыз да яшәешнең барлыгы хәтта күз алдыма да килми, – дип сөйләде ул укучыларга. 

Ильяс Камал Санкт-Петербург шәһәрендә туган. Рус мохитендә үсүенә карамастан, анда туган, татар теленә мәхәббәт чиксез була. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач та, Казанга юл тота ул.  

– Миңа татар теле кирәк иде. Сусаган кеше төсле, туган телебез булган мохит эзләдем, татарча белгән кешеләр белән аралашырга тырыштым. Санкт-Петербург – зур, күренекле шәһәр булуга карамастан, җаным-тәнем Татарстаныбызга тартты. Хәзер мин татар телендә аралашып, татар мохитендә яшәвем белән чиксез бәхетлемен.  

Ильяс Камал виолончель дигән уен коралы тартып чыгаргач, аптырап калдык: ничек инде шушындый дәү инструменттан нәзакәтле һәм моңлы көй чыга икән? Ә ул уйнап күрсәтте: Тукай яраткан, милләтебезнең буыннан буынга ядкарь булып күчкән «Әллүки” көен тыңлап, барыбыз да тын калдык. 
 
Юрист шагыйрь 

Шагыйрь Рифат Сәлах та сүзен иҗат дөньясына беренче адымнарын тасвирлаудан башлады:

– Мин дә, Булат кебек үк, бишенче сыйныфта укыганда беренче шигыремне иҗат иттем. Ул шигырь бик гади иде. Аннан соң инде, әзрәк кенә башкарак, төгәлрәк шигырьләр яза башладым, тик, үсмер чакка кадәр бу тукталып торды. Инде менә үсмер чак, беренче мәхәббәт вакытлары җиткәч, шигырьләрем, көчле ташкын булып яңадан ургый башлады. Бу юлы алар хислерәк тә, мәгънәлерәк тә иде. Мин һөнәрем буенча – юрист. Бер карашка, бөтенләй төрле бу ике өлкәдә дә шәп «йөзгәнгә» мин бик шатмын. 

Рифат Сәлахның шигырьләре эчке гүзәллеккә ия. Аларны укыган саен күңел чистара, уйлар сафлана бара. Бик хисле шигырьләр шул ук вакытта тирән мәгънәгә дә ия. Рифат абый үзе бу турыда болай ди:
– Күңеле саф кешенең генә иҗаты да матур була. Иҗат – кешенең эчке дөньясының чагылышы ул. Җанында кер булган кеше беркайчан да матур шигырь яза алмый. Бу мөмкин түгел!  

Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашу бик күңелле узды. Укучылар тын да алмыйча сәнгать, шигърият хакында тыңладылар, чын мәгънәсендә сәнгать үрнәкләре белән таныштылар. Тансык очрашулар! Ешрак булсын иде, кайтыгыз Балтачка, Карадуганга, Җәлил музеена! Көтеп калабыз. 

Рәйсә Абдуллина, Карадуган урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев