Логотип Идель
Яңалыклар

«ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ»: ЯҢА ҮЗГӘРЕШЛӘР, ТЕЛНЕ ВАТА-ҖИМЕРӘ ШИГЫРЬ СӨЙЛӘҮ ҺӘМ КЫЙММӘТЛЕ БҮЛӘКЛӘР

«Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесе быел өченче тапкыр уздырыла. Билгеле, пандемия әлеге бәйгегә формат ягыннан үзгәрешләр кертергә мөмкин әле. Әлеге бәйге әдәбият сөючеләр өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле, катнашучылар саны ни сәбәпле елдан-ел арта һәм җиңүчеләргә нинди бүләкләр бирелә икән? Бу хакта бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесе быел өченче тапкыр уздырыла. Билгеле, пандемия әлеге бәйгегә формат ягыннан үзгәрешләр кертергә мөмкин әле. Әлеге бәйге әдәбият сөючеләр өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле, катнашучылар саны ни сәбәпле елдан-ел арта һәм җиңүчеләргә нинди бүләкләр бирелә икән? Бу хакта бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.

автор фотолары

Билгеле, гадәттә берәр бәйгегә багышланган матбугат конференциясендә максат дигәндә "туган телне үстерү, әдәбиятка мәхәббәт уяту, яшьләрне җәлеп итү юлларын эзләү", - дип сөйли башлыйлар. Ул яктан «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесе дә аерылмый. Беренчедән, спикерлар әйтеп узганча, бәйгенең төп максаты булып читтә сибелеп яшәгән татарларның туган телдә Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү яки инде үз телләрендә шагыйрьнең иҗатына бәйле булган шигырь иҗат итү тора. Хәер, максатлары күп, минем бигрәк тә бәйгенең принцибына тукталасым килә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков әйтеп үтте:

Агымдагы елда без бәйгегә өченче тапкыр старт бирәбез. Хәзерге вакытта төрле төбәкләрнең җитәкчелегенә рәсми хатлар юллыйбыз.
Шушы бәйге нәтиҗәсендә яңа йолдызлар килеп чыгар дип өметләнәбез. Бәйгенең төп принцибы - гаделлек. Минем, үзем филолог, галим буларак, без бәйге белән декламация традициясен җанландырабыз, диясем килә.

Матбугат конференциясендә "Татар-Информ" журналисты "Жюрины шаккатырыр өчен нишләргә кирәк?" - дип сорагач, Оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев "Матур итеп шигырь сөйләргә", - дип, шаярган кебек көлеп, җавап кайтарды.

Мин үземне сәнгать буенча нәрсәдер аңлыйм дип саныйм. Бездә яхшы итеп сөйли белү, телне белү, дикция – менә шушы өч игътибарга лаеклы критерийлар.

Беренче этапта – һәр район жюрины үзләре сайлый. Шуннан соң зона этабына үткән катнашучыны һәм жюрига районнан бер кешене җибәрә. Уйлап карасак, алар үзләренең генә балаларын беләләр. Әгәр инде бәя биргәндә үзләренекен тартсалар – аларның билгеләрен санамыйбыз. (Кызык,  ә нигә, алайсам, районнан кеше җибәрергә? Жюри әгъзаләре җитәрлек бит, үзләре дә бу эшне башкарып чыга алырлар иде - бу сорауны бирергә онытканмын)

Жюрида Әзһәр Шакиров, Резеда Сәләхова, Кадрия Идрисова, Эмиль Талипов, Инсаф Абдулла, Ленар Шәех, Газинур Морат бар. Менә шуннан чыгып, югарыда әйтелгән принцип тиешле дәрәҗәдә үтәлә дә инде.

Матбугат конференциясенә жюри әгъзаларыннан шагыйрь Газинур Морат, Ленар Шәех килгән иде. Алар әлеге бәйгегә зур өметләр баглыйлар - нәтиҗәсен дә югары дип саныйлар.

Әлеге бәйге телебез белән бәйле вәзгыятьтә башланып китте. Аның әкренләп мәйданы киңәюе безне нык сөендерә. Үз әсәрләре белән катнашучы авторлар 14 яшьтән булуы яхшы дип саныйм, чөнки шул чорда бала каләм тота икән, бу эшкә җитди карый дигән сүз. Без яшьләрне үзебез тәрбияләргә тиеш, - диде Ленар Шәех.

Газинур Морат:

М.Җәлил шигырьләрен катнашучы телен вата-җимерә булса да туган телдә сөйли ала икән - моны инде уңышлы формат дияргә була.

Бәйгене әдәбият дәресеннән тыш әзерлек дип атар идем. Ул әзерли, үстерә, Җәлилнең иҗатына якынайта.

P.S.: Минем бу бәйгедә катнашканым бар. Икенче этапта шигырь сөйли башлаган баланы кисәк кенә “Булды, аңладык, рәхмәт”, - дип туктатуларына катнашучы буларак үпкәләгән дә идем. Ниһаять, журналистика безне Алмаз Нургалиев белән янәдән очраштырды. Шулай туктату күренешен ул нигәдер китап уку белән чагыштырды:

Китапны яхшы яки начар язылган икәнен кайсы битенә җиткәч аңлыйсың, дип сорауга сорау белән җавап кайтарды ул миңа.

Кыскасы, Алмаз әфәнде китапның яхшылыгы (ә бәлки начарлыгы) беренче битендә үк аңлашыла дип саный. Логика буенча уйласак, китап сине үзе белән "алып кереп китмәсә", димәк, ул яхшы түгел? Килешмим. Мин “Сызгыра торган уклар” китабын, уртасына килеп җиткәч кенә аңлый һәм кызыксынып укый башладым.

Ләкин шундый ук тарихи әсәрләрне беренче биттән үк тәмләп укыганым бар. Ул бит жанрдан, стиль, телдән тора (әллә юкмы?)

Алмаз Нургалиев  чагыштыруның уңышсыз булуын аңлады да кебек, мин – гуманитарны математика юлы белән сынап карарга уйлады:

Дүрт меңнән артык бала – һәрберсен дә тыңлап бетерергә кирәк. Өченче өлешкә 800 ләп баланың эше килеп җитә. Регламентны биш минут дип алсак, сигез йөзне бишкә тапкырла – ничә була? Пауза. 4 меңне алтмышка бүлсәк (минем баш шартлый язды), кыскасы, бик күп сәгатьләр килеп чыга.

- Шуңа күрә күләмне алдан хәбәр итәргә кирәк, дидем мин аны бүлдереп.

Сүзгә Илгиз Халиков кушылды:

Мин филология фәннәре кандидаты, галим.

Пандемиягә чаклы Мари-Эльда булдым. Анда 140 ка якын баланың чыгышын тыңладым. Икенче этапта бит егерме тапкыр бер шигырьне тыңлыйсың – һәр кеше үзенчә укый. Мин филолог буларак, китап укыганда ләззәт бик таба алмыйм, автор белән бәхәскә керәм.

Сораулар туа. Монда да, проффессиональ күзлектән карасаң, катнашучының үтү-үтмәвен аңлый аласың. Баланың күңелен кире кайтырга тиеш түгел без. Бәйгедән соң аңлату эшләре дә алып барабыз. Татар әдәбияты дәресеннән тыш әзерләнү бу, Газинур Морат дөрес әйтте. Без тәнкыйтьләмибез, без киңәш бирәбез. Күләм куйсак, балаларны чиклибез бит.

Бу тема шунда туктатылды. Мин бәйгенең зур бүләкләре турында да сораган идем. Алар минем сорауга: "Ә анысын әйтмибез, сер", - дип җавап бирделәр.

Илгиз Халиков:

- "Җәлил укулары" бәйгесе дәүләт программасына керде. Ул даими рәвештә ел саен финанслы проект булачак. Бәйгене уздырырга 3 миллион бүленеп бирелде.

Алмаз Нургалиев:

- Бүләкләр - милли, яшьләрнең игътибарын җәлеп итәрлек!

«Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: М. Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр. Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән: 4тән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 тән 17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр, 25 яшьтән 65 кә кадәр.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев