Логотип Идель
Яңалыклар

Лилия Муллагалиева пирүк пешерергә өйрәтә

Алманың соңгылары калды. Әчкелтеп антоновка сортыннан пирүк шәп чыга. Җырчы рецепты буенча пешерсәң, бигрәк тә тәмле була ул!

Алманың соңгылары калды. Әчкелтеп антоновка сортыннан пирүк шәп чыга. Җырчы рецепты буенча пешерсәң, бигрәк тә тәмле була ул!

«Бу тәмле, жайлы пирогның миндә дә үз рецептым бар. Бик күпләрегезгә мин аны инде җавап итеп яздым директка. Ләкин сораучылар көн дә табыла. Шуңа мин лентага куярга булдым», – дип яза ул.

Кирәк булачак:

3-4 йомырка;
1 ст каймак яисә кефир, яисә ряженка (суыткычта кайсысы бар шунсын алыгыз);
1 ст шикәр комы;
ярты чәй кашыгы сода;
катырылган лимон; 
10 алма.

Вак тёркадан лимонның  кабыгын беразкырасыз, ярты стакан кайнап кына чыккан суны саласыз. Тиз генә туглыйсыз – йомырка пешеп җитмәсен өчен. Аннан соң он белән яхшылап болгатасыз. Алманы турап саласыз: күләме дә, тәме дә шәп чыга. Кабаруын югалтмасын өчен, ким дигәндә 45 минутта 180-170-180 градуста духовка да пешерергә кирәк.  Лимонны күбрәк салсагыз, камырыгыз кекс кебек була.

Менә шундый җайлы рецепт. Тәмле булсын, укучыбыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @lilia_mul

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев