Логотип Идель
Яңалыклар

Лилия Сәләхетдинова: "Ир дә бирде, бала да бирде Алла, әмма..."

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың улы Салаватның вафатына бер ел булган.. Шагыйрә инстаграм битендә болай дип яза:

 

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың улы Салаватның вафатына бер ел булган.. Шагыйрә инстаграм битендә болай дип яза:

"Хаҗга барып кылган догаларым кабул булды, әмма мәңгелек булсын дияргә онытканмын ахрысы шул, мөһимлеген, кыйммәтен аңламаганмын... Ир дә бирде, бала да бирде Алла, әмма... Хәерлесе булсын. Вакыт дәва диләр, юк!

Бер ел узды... Тормыш чәлпәрәмә килде... Беркем гаепле түгел, язмышлардан узмыш юк. Менә мине көчле дисез, кайда икән соң ул көч?! Исламда булмасам, сабырлык җитмәс иде. Хәерле булсын. Бүгеннән ак биттән башлыйм! Башлап карыйм...

Улыбызга, Салаватыбызга җан тынычлыгы, караңгы гүрләренең якты һәм киң булуын, җәннәттә очрашулар насыйп булуын телим. Алла! Рәхмәт

Кемнәр минем белән, Сезгә рәхмәт! Догада булыгыз".

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев