-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Литвача борщ
Литвадагыча борщны ясап карар алдыннан, әлеге ризыкның тәмле килеп чыгачагында шикләнгән идем. Ник дисәң, ни аш, ни салат түгел, ни ите юк, без ашарга гадәтләнгән кайнар шулпага да охшамаган... Ләкин әлеге ашны авыз итүгә, барлык шик-шөбһәләрем юкка чыкты! Чөнки әлеге борщ бик тәмле, җиңелчә, ясавы да ансат, төскә дә бик матур – алсуланып тора. Шуңа күрә хәзер суыткычта һәрвакыт пешкән чөгендер саклыйм, ашыгыч булганда, уйламаганда кунаклар килеп керсә дә, үзенчәлекле борщ әзерлим. Җәйге челләдә дә әлеге җиңелчә күпләрнең күңеленә хуш килер дип уйлыйм.
Литвада әлеге борщны табынга чыгарганда, ипи урынына мичтә тәгәрәтеп пешергән бәрәңге куялар.
1 пешкән чөгендерне эре угычтан уабыз, ярты кыяр, ярты йомырка турап салабыз (яртысы бизәү өчен кирәк), яшел тәмләткечләрне турыйбыз (яшел суган, укроп, руккола), тоз сибәбез. Барысын да бергә болгатабыз һәм 1,5 аш кашыгы табигый йогырт белән каймак (яки кефир), бераз кайнаган салкын су өстибез. Сыеклыгын үзегез теләгәнчә көйли аласыз. 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Җәйге челләдә ашар өчен менә дигән салкын аш!
Айгөл Гатауллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз