Яңалык/Эксклюзив
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
ЛИЯ БАШКАРУЫНДА БИШЕК ҖЫРЫН ТЫҢЛЫЙБЫЗ!
Бишек җырларының шифалы тәэсирен галимнәр дә ачыклаган. Кеше ничә яшьтә булуга карамастан, алар кан басымын җайга сала, стресска каршы көрәшә.
Лия башкаруында бишек җырын тыңлыйбыз! Яшь әти-әниләр бишек җырларын кайдан өйрәнә? Әбиләренең хәтерендә сакланмаса, интернеттан эзләргә керешә. Әгәр анда да юк икән, архивка барып, борынгы көйләрне табып, ноталарга күчерергә була! Айрат Хәсәнов кебек. Ә аннан продюсер Максим Фролов шәп аранжировкалар ясап, 'LIA & BEN' дуэты башкаручысы Лия Дәүләтьяровага башкарырга гына кала.
ЯҢА ДУЛКЫННЫҢ БАШКА ВИДЕОЛАРЫ: https://www.youtube.com/channel/UCu3i8nVo85JJprlxcC7jp5Q
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз