Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1682
      0
      6

    Әллә бәрәңге алырга вакыт җиткәнме?

    Уң як күршеләр бәрәңгеләрен казый башладылар. Үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, безнең өйдәгеләр дә кыбырсый башлады. Икенче яктагы күршеләр, әле иртәрәк булыр, дип үгетләгәч, интернетка кереп карарга булдым. Сезгә дә сөйлим әле.

    Интернетта бәрәңгене август азагыннан сентябрь урталарына кадәр алу яхшы дигән.  Һавалар коры, җылы булса, сентябрь азакларына кадәр дә бәрәңге әйбәт кенә утыра дигән. Җирнең нинди булуына да карарга кирәк. Казан тирәләрендәге кебек ташлы, комлы туфрактан бәрәңгене иртәрәк алу яхшырак. Ә майлы, кара балчыклы җирдә бәрәңге озаграк та утыра ала.

    Шулай ук бәрәңгене ала башларга вакыт икәнлеген аның сабагының саргаеп кибүе һәм бәрәңге төпләрендә җир яргалана башлавы сөйли.

    Иң яхшы ысул берничә төп бәрәңгене казып карау.  Бәрәңгенең тышы ката башласа, алырга була.

    Ә безнең җирлектә (Биектау тирәсе) әле иртәрәк булып чыкты.

    cat-2848653_1280

    Реклама

    Фото pixabay.com нан алынды

     

    Теги: киңәш

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу