Логотип Идель
Яңалыклар

70 меңлек грант откан Наилә Галиева: “Ярты еллык мотивация алдым”

6-12 декабрь көннәрендә Казанда унберенче “Яшь татар лидеры мәктәбе” уздырылды. Россиянең 16 төбәгеннән килгән лидерлар “Идел” яшьләр үзәгенә җыелып, гамәли дәресләргә, лекцияләргә йөрделәр, шулай ук үзләренең проектлары турында фикер алыштылар. Нәтиҗәдә, өч активистка акчалата грант бирелде. Без әлеге җиңүче яшьләр белән сөйләштек.

6-12 декабрь көннәрендә Казанда унберенче “Яшь татар лидеры мәктәбе” уздырылды. Россиянең 16 төбәгеннән килгән лидерлар “Идел” яшьләр үзәгенә җыелып, гамәли дәресләргә, лекцияләргә йөрделәр, шулай ук үзләренең проектлары турында фикер алыштылар. Нәтиҗәдә өч активистка акчалата грант бирелде. Без әлеге җиңүче яшьләр белән сөйләштек.

Наилә Галиева - тарихчы. Омск өлкәсенең Тебриз районыннан килгән. Хәзерге вакытта туган авылы - Туйчы турында китап яза. Кечкенә чагында апалары белән походка йөрү, төрле чараларда катнашу аңа лидер буларак үсәргә ярдәм иткән.



- Наилә, “Яшь татар лидеры мәктәбе”нә беренче генә килүең түгелдер? Мәктәп сиңа нәрсә бирә?

- Лидерлар мәктәбенә быел икенче тапкыр килдем. Монда төрле регионнардан җыелалар. Аларның һәрберсенең дә хәл ителмәгән проблемалары, җавап таба алмаган сораулары бар. Шуңа күрә барыбыз да биредә булганда әлеге мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тырышабыз. Төне буе йокламыйча, проектлар турында сөйләшкән чаклар да булды. Шулай ук чәй эчеп утырулар да күңелле иде. Иң кызыгы - мәктәптән күпме энергия, яңа идеяләр һәм эмоция алып кайтып китәбез. Кыскасы, ярты елга мотивациям арта.


- Моңарчы да проектларыңны яклагансыңдыр? Үзең тәкъдим иткән проект турында сөйлә әле?

- Әйе, мин музейда эшләгәндә төрле күргәзмәләр, экспедицияләр буенча проектлар булдыра идем. Салихард шәһәрендә яшәгәндә андагы татарлар өчен тырыштым, форумнар уздыру бәхетенә ирештем. Мәктәптәге музейны төзәтү өчен 100 мең сум грант откан идем, хәзер эшләр алып барыла. Директорыбыз - Галимҗан абый бик ярдәм итә. Ә бу мәктәптә исә 70 меңлек грант оттык. Аны без үз проектыбызны чынга ашыруда кулланачакбыз. Авылыбызда ике графитти объект ясарга планлаштырабыз: Алар татар сүзләре, милли орнаментыннан торачак. Икенче объект - стелла ясыйбыз. Анда авылыбызның исеме, кайчан нигез салынганы язылачак. Кыскасы, татар авылы икәне ерактан ук күренеп торачак. Төп эшкә тотынганчы, яшьләр арасында бәйге оештырам. Әлеге юнәлештә аларның фикерләрен тыңлап, иң яхшы проектны чынга ашырырга ниятлибез.

- Ә мәктәптә катнашкан яшьләрнең башка проектлары турында ни дия аласың?

-  Мәктәпкә алдынгы карашлы яшьләр генә җыелган. Шуңа күрә һәрберсенең дә идеяләре аерыла. Мәсәлән, миңа Пермь яшьләренең “Чәк-чәк” татар яшьләре оешмасы ошады. Авторы - Рөстәм Галимов. Шулай ук Тобольск кызларының үзләрендә дә балалар өчен лидерлар мәктәбе уздырырга теләүләре мактауга лаек. Әгәр һәр регион да шундый мәктәпләр уздырса, бик күп лидерлар үсәчәк. Аннары соң, бу мәктәпнең максаты акча бирү түгел бит, ә ярдәм итү. Һәрберебез дә тәҗрибәле, әйтәсе килгән фикеребез бар. Шуңа күрә бер-беребезне тыңлап кына идеяләрне туплый һәм, ярдәм күрсәтә алабыз.

- Лидерлар мәктәбендә барлык катнашучылар да татарча аңлый, сөйләшәме?

- Кызганыч, арабызда өч-дүрт кеше татарча бөтенләй аңламый диярлек. Ләкин без бары тик татарча гына аралаштык. Ә мастерклассларга килгәндә, спикерлар башта кемнең татарча аңламавын сорагач кына, рус телендә сөйләргә кереште. Салихард шәһәрендә татарларны курку белмәс, туры фикерле кешеләр дип кабул итәләр. Миңа да “Сез үз сүзегезне әйтергә курыкмыйсыз”,-дип соклануларын белдергәннәр иде. Ләкин арабызда төрле яшьләр бар. Без үз фикеребезне беркайчан ада кычкырып әйтмибез, башта яхшылап уйлыйбыз. Аргументларсыз әйтелгән фикер дөрес булмый ул. 



- Наилә, лидер булу кыен бит, бөтен эш тә синең җилкәңә төшә. Үз төркемең өчен дә син җаваплы буласың.

- Әйе, ләкин лидер ул, беренче чиратта, үзе алдында җавап тота. Мин берәр эшкә тотынсам, йокыларымны онытам. Өйдәгеләр моңа ияләшкән инде - борчымаска тырышалар. Башта авырга туры килә иде: “Үзем башламасам, кем эшләр?” - дип йөрдем. Ә хәзер ярдәм итүче яшьләр бар, Аллага шөкер. Активта кеше күбрәк булган саен кыенрак. Барысы өчен дә лидер җавап бирә. Безнең төркемдә 30 га якын актив яшьләр, ярдәмләшеп эшлибез. Мин гел элемтәдә булган яшьләрне яратам. Алар аңламаган әйберләрне сорап, киңәшләшеп торалар икән, димәк, бу өлкә алар өчен кызыклы.

- Син ярдәмгә килүче яшьләр дидең. Алар да Лидерлар мәктәбендә катнаштылармы?

- Әйе.  Әстерханнан -  Данил Хәлморатов. Саратовтан - Ринал Ихсанов,  Иваново шәһәреннән - Марат Йосыпов, Пермь өлкәсеннән Рөстәм Галимов белән бүген дә аралашып торабыз.

- Мәктәптә укулар тәмамланды, нәтиҗәләр ясалды. Алга таба сезне ни көтә?

- Хәзер инде ныклап проектларны чынга ашыру юнәлешендә эшлибез. Төп максат - камилләшү, шулай ук лидерлар белән элемтәдә була. Бер-беребезгә кунакларга да йөрибез әле без. Мин язда Әстерханга “Татар кызы” бәйгесен карарга барган идем. Минем өчен файдалы, кирәкле чара булган иде ул. Иң мөһиме - бердәмлек, ярдәмләшеп тору кирәк. Калганы үзеннән-үзе була аның.

Сүз уңаеннан, яшь лидерларга грант Татар федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан бирелде. Мәктәпнең Казанда уздырылуы сәбәбе - министрлыкның тәкъдимнәре, яшьләргә киңәше булуына бәйле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев