-
Шәриф Камалның иң беренче китабы Татар китабы йортында күрсәтеләчәк «Акчарлаклар» повесте, «Матур туганда» романы, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы кебек чәчмә һәм драма әсәрләре белән тарихка кереп калган язучының иҗаты шигърият һәм публицистика белән башланганы күпләргә мәгълүм түгел.
-
Тукай премиясе быелдан ике тапкыр арта – 1 000 000 сум булачак Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте.
-
ТР Милли китапханәсендә фәнни лекцияләрдә космос серләре турында фикер алышачаклар «Галәмнең караңгы матдәсе» лекциясе узачак. Анда билгесез караңгы матдәнең Галактикага һәм йолдызларга йогынтысы турында фикер алышачаклар.
-
Илсур Һадиуллинның Россия фәне көне уңаеннан котлавы Фән – бәйсез иҗади кешеләр эше.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Әлмәт, Чүпрәле, Лениногорски - Татарстан районнары буйлап узган давыл өй түбәләрен очырган (видео)
24 июньдә Әлмәт, Чүпрәле, Лениногорски - Татарстан районнары буйлап көчле давыл узды, зур зыян килгән. Өй һәм гараж түбәләре очып машиналарга төшкән. Тәрәзәләрне ваткан.
Бөгелмәдә һәм Нурлатта көчле җил түбәләрне куптарган һәм калайлар машиналар өстенә төшкән. Берсенең кыйммәтле иномаркасына түбә ишелгән. Шөкер, хуҗасы зыян күрмәгән. Нурлатта чыккан җил Совет урамындагы склад бинасының түбәсен куптарган. Калайлар унынчы модель «Лада» һәм «Деу Нексия» машиналары өстенә килеп төшкән. Купкан түбә 50 квадрат метр зурлыктагы профнастил булган. Биналарның түбәләрен ремонтлау эшләре зыянны бәяләгәннән һәм подрядчылар килгәннән соң, 25 июньдә башланачак. Чүпрәле һәм Лениногорск районнарында көчле җил йортларның һәм мәктәпнең түбәләрен җимергән. Городище авылында Ленин һәм Клара Цеткин урамнарындагы ике торак йорт һәм сарай түбәсенә өлешчә зыян килгән. Хуҗалар түбәләрне үз көчләре белән төзәтәчәк. Моннан тыш, Урмышлы бистәсендә Үзәк урамда җил гомуми белем бирү мәктәбе түбәсен алып аткан, - дип хәбәр итә Матбугат, Татар-информ агентлыгына таянып.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз