Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ МИНХАНОВЛАР ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ЭШЛИЯЧӘК

    Әлмәт театрының популяр артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар Тинчурин театрына күчкәннәр. Мәгълүматны театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов раслады.


    https://vk.com/@almetteatr-skin-minhanova-artist-beln-gm

    “Минхановлар сентябрь аеннан эшкә чыгачаклар. Аларның Казанга күченү теләкләре барлыгын белгәч, артистларыбыз аларны театрга алуны кат-кат кереп сорадылар. Безнең театрга өлкән буын артистлары бик кирәк”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.

    Сәкинә Минханова Казанга күченүләрен туганнарына якынрак буласы килү белән аңлатты. “Безнең бөтен туганнарыбыз Казан тирәсендә. Өлкәнәеп барганда аларга якынрак буласы килде”, - диде ул.

    Сәкинә Минханова Әлмәт театры белән дусларча мөнәсәбәттә калуны, китүләренең башка сәбәбе юклыгын ассызыклады.

    Рамил Минханов - 1987, Сәкинә Минханова 1981 елдан Әлмәт театрында. Икесе дә Казан театр училищесын тәмамлаганнар.

    Реклама

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Бессмертный полк онлайн"
    • "Красная гвоздика" (1)
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"