-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Әлмәткә кемнәрдер бармаска җыена?
Командалар арасындагы "Стенка на стенку" ярышлары быел да Әлмәттә узачак. Дөрес, беренче уналтылыкка кергән командаларның кайберләре ярышка килмәскә дә мөмкин.
"Алтын сөлге" исеме астында "Татнефть" оешмасы призларына үтәчәк бәйгедә, узган елгы кебек үк, быел да уналты команда көч сынашачак. Командалар җиде үлчәү авырлыгында туплана. Әлмәт җирлегендә көрәш үсеше өчен җаваплы җитәкчеләрнең берсе Ильяс Галимов белдергәнчә, беренче, икенче, өченче, дүртенче урынны яулаган командаларның һәр көрәшчесенә саллы гына приз фонды каралган. Әйтик, беренче урынны яулаган команданың һәрбер көрәшчесенә 30 мең сум акчалата бүләк каралган. Моннан тыш, оештыручылар тренерларга да акчалата бүләк бирәчәк.
Турнир исә 22-23 март көннәрендә "Татнефть" спорткомплексында узачак.
Безгә килеп ирешкән кайбер имеш-мимешләргә ышансаң, узган ел Татарстанның көрәш федерациясе календаренә кертелгән ярышлар нәтиҗәләрендә беренче уналты команда арасына кергән кайбер коллективлар Әлмәткә барып тормыйбыз, барыбер оттырачакбыз дип фикер йөртә икән.
Әлегә исә узган ел кайсы команданың ничәнче урын алуларын тәкъдим итәсе килә:
1. Әлмәт
2. Зәй
3. Теләче
4. Арча
5. Яңа Савин
6. Лаеш
7. Балтач
8. Кукмара
9. Азнакай
10. Мамадыш
11. Саба
12. Биектау
13. Түбән Кама
14. Балык Бистәсе
15. Актаныш
16. Чирмешән
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз