-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
«Урам» экстрим-паркында Extreme child беренче балалар урам мәдәнияте фестивале узачак Барлык теләүчеләр өчен ачык һавада уен зонасы эшләячәк. Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана.
-
Дәүләт Думасы депутатлары минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутатлары 1 гыйнвардан 20 мең сум күләмендә МРОТ урнаштырырга тәкъдим иттеләр.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла
Шимбә көнне Әлмәт шәһәрендә (Белоглазов ур., 62) яңа җәмәгать урыны ачылачак. “Индустрия скверы” исемен йөртәчәк урынның төзелеше 2019 елда ук планга кертелгән. Ул 2 нче номерлы котельня урынында булачак.
Шәһәргә табигатьне кайтару – “Индустрия скверы”ның фәлсәфәсе шундый. Төп архитектура алымы сыйфатында исә газ торбалары кулланылган. Алар карамай чыгару сәнәгатен сурәтләүче бер символга әйләнгән. Эскәмияләр, чүп савытлары, күрсәткечләр һ.б. – һәммәсенең нигезен торбалар тәшкил итә. Сквер территориясендә бетоннан ясалган скейт-парк һәм арт-объектлар урын алган. Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты һәм “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
Чыганак: Инде
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз