Логотип Идель
Яңалыклар

Луиза Янсуар - Татар әдәбияты тарихы музее директоры

Шагыйрә һәм журналист Луиза Янсуар Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры директоры итеп билгеләнде.

Шагыйрә һәм журналист Луиза Янсуар Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры директоры итеп билгеләнде. Луиза Янсуар «Татар-информ» хәбәрчесенә бүген яңа урында үзенең беренче эш көне булуын әйткән.

“Миңа апрель азагында бу урынны тәкъдим иттеләр. Гөлчәчәк Нәҗипова белән күрешеп сөйләштек. Мин үз карашларымның шушы күзаллауларга тәңгәл килүен тойдым һәм эшләргә ризалык бирдем. Бу мәйданда бик күп проектларны тормышка ашырып була дип исәплим. Хәзерге вакытта Татар китабы йорты брендын әзерлибез”, - диде ул.

Министрлыкның әлеге планнары турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да әйткән иде.

«Алар анда Йолдыз Миңнуллина белән бергәләп эшләячәкләр. Йолдыз Миңнуллинаның Кариев театрында да проект алып барганын беләм. Ул бу музейга да кирәк – ул бренд. Мин мондый карарга килүебезгә бик шатмын. Башта башка вариантлар да бар иде», - дигән иде Ирада Әюпова.

«Без Шәриф Камал музеена яшьләрне җыярга телибез. Бу «агач» музей булып калмасын иде», - диде ул музейга бәйле планнар белән уртаклашып.

Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев