-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
“ЛУКОЙЛ” КОНКУРСЫНА НӘТИҖӘЛӘР ЯСАЛДЫ
Татарстанда уза торган «РИТЭК» ҖЧҖ һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды оештырган XI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Быелыг грант фонды җәмгысе 25 млн сум тәшкил итә.
2020 елның 24 мартында Татарстан Республикасында «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең ХІ социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы башланып киткән иде. Гаризалар дүрт номинация буенча кабул ителде. Алар: «Экология», «Рухият һәм мәдәният»,«Спорт», «Бөек батырлык» (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә махсус номинация).
- «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә коммерцияле булмаган оешмаларның инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.Конкурсның төп максаты «ЛУКОЙЛ» ГАҖ хәйрия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, компания үз эшчәнлеген башкара торган территорияләрнең актуаль социаль проблемаларын хәл итүдә иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның инициативаларына ярдәм итү, - диде Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Исегезгә төшереп узабыз, конкурс Татарстан Республикасында 2010 елдан башлап республика Президенты Р. Н.Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. Бу компания тарафыннан төбәктә тормышка ашырыла торган социаль инвестицияләрнең иң нәтиҗәле формаларының берсе.
Конкурсны үткәрүнең беренче елында оештыру комитетына Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 600 гариза килгән була. Быел исә, 872 проект кабул ителгән, шуларның 155 җиңү яулады. «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә 62, «Спорт»та 27, «Экология»дә 29 җиңүче билгеләнде.
Быел мәгълүм сәбәпләр аркасында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлау оештырылмаячак. Барлык җиңүчеләр дә үз идеяләрен тормышка ашыру буенча акчалата призны 2020 елның ахырына кадәр алачак. Грант фонды җәмгысе 25 млн сум тәшкил итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз