Логотип Идель
Яңалыклар

«Максат» Яшь татар лидеры мәктәбенең активисты бул!

7-10 декабрь көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгендә XV «Максат» Яшь татар лидеры мәктәбе узачак.

Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар яшьләрен барлау, аларга ярдәм итү максатыннан оештыра.

Быел Яшь татар лидеры мәктәбенә Россия Федерациясенең 19 төбәгеннән татар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре һәм активистлары җыелачак.

Программада шәхси үсеш буенча тренинглар; проект эшчәнлеге һәм команда эше буенча түгәрәк өстәлләр, лекцияләр һәм интенсивлар; ораторлык осталыгы һәм халык алдында чыгыш ясау буенча мастер-класслар; заманча эш алымнары (нейросеть, ясалма интеллект һәм IT-технологияләр); «Рәвеш» проекты кысаларында милли киемдә фотога һәм видеога төшү; ДТМ лидерлары белән стратегик сессияләр. Моннан тыш, кызыклы шәхесләр белән очрашулар планлаштырыла.

Программаның бер өлеше “Буыннар диалогы: уңышлы хезмәттәшлек перспективалары” дигән гомуми исем астында Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең укыту семинары белән берлектә узачак. Йомгаклау чарасында активистлар проектларын яклаячак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев