Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    МАМАДЫШТА 8 КИЛОГРАММЛЫ КОЙМАК ПЕШЕРӘЧӘКЛӘР

    Мамадышта 6 февральдә «ЅиппуФЕСТ»Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра.

    SunnyФЕСТ - текә таулардан креатив чаналарда зур тизлек белән төшү буенча ачык фестиваль. Конкурсның приз фонды 150 мең сум тәшкил итә, ди проект авторлары. Катнашучылар арасында җирле хезмәт коллективлары, республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан, күрше өлкәләрдән командалар, шулай ук Татарстанда эшләүче эре Төркия компанияләре вәкилләре бар.

    Сайлап алу критерийлары - кызыклы конструкторлык идеясе булу, креатив экипировка, чаналарның финиш билгесенә кадәр төшү ераклыгы һәм төшү алдыннан гадәти булмаган перфоманс ясау. Җиңүчеләр компетентлы жюри һәм тамашачылар билгели.

    "SunnyФЕСТ" - ярыш кына түгел ул, ә чын кышкы бәйрәм дә. Чара кысаларында шулай ук халык кәсепләре күргәзмәсен карарга, төрле мастер-классларда катнашырга, районның авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга, шулай ук коймак-великаннан һәм глинтвейннан авыз итәргә мөмкин булачак.

    800 кг авырлыктагы коймакны 2,5 метр диаметрлы табада  пешерәчәкләр. Аны Кукмара осталары әзерли. Пешерү процессын Россия Рекордлар китабы вәкиле күзәтеп торачак.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе