Логотип Идель
Яңалыклар

МАМАДЫШТА «SunnyФЕСТ» КРЕАТИВ ЧАНАЛАР ФЕСТИВАЛЕ

6 февральдә Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак.

6 февральдә Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак.

Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра, бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

SunnyФЕСТ – ул таудалардан тиз төшү өчен кулдан ясалган креатив чаналарның ачык фестивале. Чарада катнашуга 18 яше тулган кешеләр чакырыла. Чаналарның кызыклы конструкторлык идеясы, креатив экипировка, аларның финишка кадәр төшү ераклыгы, төшеп җиткәндә ясалган гадәти булмаган перфоманс һәм башка теләсә нинди иҗади күренешләр исәпкә алына. Приз фонды – 150 000 сум. Җиңүчеләрне компетентлы жюри һәм тамашачылар билгеләячәк, ди чараны оештыручылар.

"SunnyФЕСТ" – чана ярышлары гына түгел, ә истә калырлык кышкы бәйрәм ул. Чара кысаларында халык кәсепләре күргәзмәсе белән танышырга, төрле мастер-классларда катнашырга һәм районның авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Конкурста катнашу өчен тулырак мәгълүматны 89063259048телефоны аша алырга мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мамадыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев