Логотип Идель
Яңалыклар

МАНИЖАНЫ КҮРЕРГӘ - "ИТИЛ" ФЕСТИВАЛЕНӘ

25 һәм 26 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта беренче тапкыр Идел буе халыкларының уникаль «Итил» шәһәр фестивале узачак.

25 һәм 26 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта беренче тапкыр Идел буе халыкларының уникаль «Итил» шәһәр фестивале узачак.

Ул музыканы, театрны, гореф-гадәтләрне һәм Идел буе халыкларының заманча сәнгатен берләштерәчәк. Фестивальдә «Евровидение – 2021» катнашучысы җырчы Манижа чыгыш ясаячак.Бу хакта  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Фестиваль 25 һәм 26 сентябрьдә сәгать 12:00дән 20:00гә кадәр узачак. Бик зур һәм оригиналь программа әзерләнгән. Кунакларны татар синти-попы, удмурт гранжы, чуваш джазы көтә. Төп сәхнәдә җирле артистлар, шулай ук Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Марий Эл һәм Башкортстан музыкантлары чыгыш ясаячак.

Аерым мәйданчыкта гаилә остаханәләре эшләячәк, аларда шәһәр халкы сувенирлар ясый яки яңа һөнәр үзләштерә алачак. Идел буе халыклары ярминкәсендә кулдан эшләнгән кием-салым, бизәнү әйберләре, йорт кирәк-яракларын  сатып алырга, ә фудкортта милли һәм махсус җайлаштырылган кухня ризыкларын татып карарга мөмкин булачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев