-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Марафон дәвамлы булсын ("Әдәби Марафон"нан фоторепортаж)
Бүген “Әдәби марафон” IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе һәм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Чара Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә узды. Марафонның елдан ел үсүе, зураюы бик куанычлы күренеш!
Бүген узган китап һәм тел бәйрәмендә җиңүчеләрне котларга абруйлы кунаклар килгән иде. Татарстан халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, һәм Роберт Миңнуллин, язучы Данил Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм башкалар укучыларга бүләкләр һәм истәлекле грамоталар тапшырды.
Иң күп китап укучы район дип Саба районы танылды. Районнан тантанага 145 кеше килгән иде. Икенче урында – Апас районы Каратун мәктәбе, өченче урында – Казан.
Чара күтәренке кәефтә узды, тапшырылган бүләкләр бик кыйммәтле булуын да әйтәсе килә! Проект авторы сүзләренә караганда, ярдәм итәргә теләүчеләр, үстерүчеләр һәм катнашучылар елдан ел арта икән. Шулай булсын да! Әлеге бәйге китап укуга кызыксыну уятуга яхшы этәргеч булып тора. Без дә укучыларыбызны әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Марафон дәвамлы булсын
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз