-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең яңа сезонын «Кызлар-матурлар» мюзиклы премьерасы ачып җибәрә «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган.
-
2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак? Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Марафонда ничек катнашырга?
"Татар информ" мәгълүмат агентлыгында Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенең әйдәп баручы белгечләре белән бергә спорт марафоннарына ничек әзерләнергә кирәклеге турында пресс-конференция үтте.
Әлеге чарада "Төбәк ара клиник-диагностик үзәге"нең 2 нче кардиология бүлеге мөдире – Галимҗанова Лилия Альберт кызы, Казан дәүләт медицина университетының неврология һәм реабилитация кафедрасы профессоры –Тәхавиева Фәридә Вазыйх кызы, "Республика клиник хастаханәсе"нең 1 нче номерлы функциональ диагностика бүлеге мөдире – Терегулов Юрий Эмиль улы һәм "Республика медицина профилактикасы үзәге" баш табибы Садыкова Римма Сәип кызы катнашты.
Алар нәкъ менә – марафонга/йөгерүгә ничек әзерләнергә, тренировкалар процессын ничек төзергә, җәрәхәтләрдән үзеңне ничек саклап калырга, әзерлек вакытында нинди шәхси хаталарга игътибар итәргә икәнлеге турында сөйләделәр.
Садыйкова Римма Сәип кызы сүзләренчә, безгә барыбызга да көн саен физкультура белән шөгыльләнергә кирәк. Авыр-авыр герләп күтәрергә, көненә 10 километр чабырга түгел, әлбәттә, үзегезнең кәефегезгә карап, нормасын белеп, күнегүләр ясарга. Шул чакта без үзебезне җиңел һәм рәхәт хис итәчәкбез.
Терегулов Юрий Эмиль улы исә шуны искәртте: “Күп кешә авырулар организмга хәрәкәт җитмәүдән башлана, буыннар ката, сөякләр сынучанга әйләнә һәм йөгерү түгел, йөрергә дә читен булачак! Кеше көненә 10 000 адым ясарга тиеш!” Шуны истән чыгармаска өндәде ул.
Марафоннарга килгәндә, монда бөтенләй дә башка кагыйдәләрне күздә тотып эш итәргә кирәк. Бүген, йокыдан тордым да, марафонда чабам түгел! Әлеге чарага бик җитди карау зарур. Беренчедән, марафонда билгеләнгән араны ахырына кадәр йөгерергә синең көчең җитәрме? Эш көчтә генә дә түгел, сәламәтлегең ныкмы? Шуңа күрә, марафонга ярты ел әзерләнә башлау шарт. Шуны исегезгә төшерәсем килә, көн саен 10 километр чабу дигән сүз түгел, аз-азлап, бүген бер, иртәгә ике һәм ун-унбиш көннән инде сез үзегез дә ун километр чабып кайтканыгызны сизми калачаксыз. Шулай итеп, марафонда үтәчәк араны йөгерергә сез әзер булачаксыз. Икенчедән, катнашучылар медицина тикшеренүләр узарга тиеш. Бу мәҗбүри рәвештә һәм барлык кеше өчен дә. Синең берәр җирендә тайпылыш яисә сәламәтлегең какшаган була икән, сине марафонга кертмәячәкләр. Катнашу өчен “Сәламәт” дигән белешмә булырга тиеш һәм бу мәҗбүри. Әгәр дә шушы ике пункт үтәлсә, сиңа марафонда катнашырга рөхсәт бирәчәкләр.
Шуңа күрә, дуслар, марафонда катнашасызмы, юкмы, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Дөрес тукланыгыз, иртән күнегүләр ясагыз, күбрәк җәяү йөрергә тырышыгыз. Шушы очракта, бәлкем, иртән торып, “Марафонда катнашам!” дигән уегыз чынга да ашып куяр!
Илүзә Ибәтуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз