Логотип Идель
Яңалыклар

Марат Кабиров: Хатын кыйнау остасы

Хатынын кыйный торган ирләр була. Бу безнең әдәбиятта да беркадәр чагылыш тапкан икән. Шушы теманы күпмедер дәрәҗәдә чагылдырган әсәрләр бар. Һәм кайбер укучылар фикеренчә, җәберләгән иренә түзеп яшәгән мескен хатыннар турындагы әсәрләрне бик яратып укыйлар икән.

Хатынын кыйный торган ирләр була. Бу безнең әдәбиятта да беркадәр чагылыш тапкан икән. Шушы теманы күпмедер дәрәҗәдә чагылдырган әсәрләр бар. Һәм кайбер укучылар фикеренчә, җәберләгән иренә түзеп яшәгән мескен хатыннар турындагы әсәрләрне бик яратып укыйлар икән.

Элекке заманда ул булган диләр инде. Шуннан: «хатынны бераз каккалап алсаң, ул яңарып китә», – дигән әйтем дә калган. Ир-ат, теләсә-теләмәсә дә, ничектер гаепләнгән хатынын бераз каккалап алырга тиеш булгандыр. Исем өченгә. Йоласы шул булса, беркая да китә алмыйсыңдыр инде. Үткән заман өчен сүз әйтеп булмый.

Ләкин бүгенге заманда хатын кыйнаучыларны аңлап бетерү кыенрак. Мондыйларны үз күзем белән күреп, аерырга тырышып бәлагә юлыккан да бар. Тик барыбер хатын кыйнауның тәмен аңлый алган юк. Тәмен белсәң, бәлки бик начар да нәрсә түгелдер.

Безнең күрше авылда да шундыйрак бер абзый бар иде. Ару гына салып кайта инде бу. Шуннан тотына манчырга. Ә хатыны – хәйләкәр. Бер-ике тапкыр көчкә качып котылгач, башы яхшырак эшләп китә. Иске-москы ястыкларны җыеп, тегеп манекен сыман нәрсә ясый да бу кайтуга киендереп әзерләп куя.
Ир ишектән килеп керә хәзер:

– Хатын! – дип кычкыра, җиңнәрен сызганып, – кил әле монда!
Хатыны, сәке артына чүгәләп:
– И, үзең кил инде, җаныкаем, эшем бар бит әле, — ди.
Ир акайган күзләре белән бүлмәне айкап чыга да кеше гәүдәсен күрә һәм моны дөмбәсли башлый:
– Теге вакытта нәрсә дигән идең?! Мә шуның өчен!

– Әл-ләл-ләл! – дип бик мескен тавыш белән кычкыра хатын яшеренгән җиреннән, – сукма инде, җаныкаем…
Теге аның саен кызып китә... Шуннан, хәлдән таепмы, күңеле булыпмы, алпан-тилпән атлап караватына барып егыла да гырлап йокыга китә.
Ир икенче көнне майлаган коймак кебек кенә йөри. Бөтен эшләрне эшләп куя, хатынына да ярдәмләшә. «Айт» дигәнгә «тайт» дип кенә тора. Әллә ни зыяны тимәгәч, үзенә дә бик каты кагылучы юк. Бу хәл шулай гадәткә кереп китә инде.

Тик бер мәлне иблис-шайтан турындагы әкиятләрдән дә коточкычрак хәл була. Бу абзый, тамагы кибепме, төн уртасында уянып китә. Торып утырмакчы булып күтәрелсә, маңгае ниндидер как нәрсәгә килеп бәрелә. Капшаштырып карый – такта. Йөрәге жу итә инде моның. Кичә нәрсәләр булганын исенә төшерергә тырышып карый... Эш урынында бераз тамак чылатканы хәтердә... Урам буйлап каядыр атлаганы... Шуннан бу кулын як-якка сузып карый, бер яклап – каты. Такта бугай... Икенче ягында кемдер яткан да кебек – аны капшаштыра... Кеше, шайтан алгыры!.. Салкын үзе. Ашыгып, кесәсенә кереп китә, шырпы ала, сызып җибәрә! Һәм чынлап та янында – кеше гәүдәсе, өстендә – такта. «Табутта ятам лабаса!» – дип уйлап та бетерә, дөнья яңгыратып акырып та җибәрә:
– Коткарыгыз!

Билгеле инде, аны беркем дә ишетми. Нык итеп кычкырмасаң, җир селкенерлек итеп дуламасаң, ишетәчәк тә түгелләр. Һәм ул җан ачысы белән кычкырырга, тактаны ватардай булып дуларга тотына. Бераздан дөбердәгән тавышлар ишетә, ниндидер яктылык пәйда була...
«Сорау алырга киләләр бугай», – дип уйлый ир һәм бер мәлгә тынып кала. Аннан соң, аз булса да савабы тияр дип, белгәннәрен укырга тотына.
– Әгузе билләһи минәш-шәйтан-ирраҗим…
Һәм кинәт дөнья яктырып китә…

...Өйдәгеләр аны нәкъ шул кыяфәттә, сәке астында йомарланып ятып калтырана-калтырана дога укыган кыяфәттә табып алалар.
Кичә кичтән ир эчеп кайтып теге манекенны кыйнаган-кыйнаган да егып төшергән һәм үзе дә, хәле бетеп, шунда ауган. Өйдәгеләр уятмаган инде, айныгач үзе торыр әле, дигәннәр. Кемнең исерек белән артык маташасы килсен. Ә ир төнлә, тәгәри-тәгәри, сәке астына кереп киткән икән…
Шуның белән шул инде. Ир шул көннән соң эчүен дә ташлаган, хатынына да кул күтәрмәгән, дип сөйлиләр.

фото - chayan-journal.ru

http://shahrikazan.ru

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев