МАРАТ КӘБИРОВТАН дөрес яшәү серләре
Бүген яраткан язучыбыз Марат Кәбировның туган көне! Ул бүген илле яшен тутырды!
Бүген яраткан язучыбыз Марат Кәбировның туган көне! Ул бүген илле яшен тутырды!
Марат Кәбировның бик оста язучы булуын беләбез инде. Бер ел эчендә әллә ничә китап яза ул! Укып кына өлгер! Киңәш бирергә дә оста икән.
"Өмет" гәзитендә чыккан киңәшләрнең иң шәпләрен алдык әле!
Күбрәк укыгыз!
Әмма гаджет экранына түгел, ә басма мәгълүмат чыганагына өстенлек бирегез: галимнәр билгеләвенчә, бу гамәл коммуникатив сәләтне яхшырта һәм депрессиягә якын хәл-торыштан чыгарга ярдәм итә. Әмма социаль проблемалар һәм сәясәт яңалыклары яктыртылган басмаларга өстенлек бирергә ярамый, киресенчә, җылы, уңай текстлар уку фарыз. Классик әдәбият, гүзәллек, зәвык турындагы журналлар – шушы исемлектә.
Җайлап ашагыз!
Диетологлар фикеренчә, күпчелек очракта кешеләр күп ашаганнан гына түгел, ә начар чәйнәп, эре азык кисәкләрен йотканнан да симерә. Тиз ашаганнарның артык азык куллануы күптән билгеле. Моның сере гади: организм үзен тукландырганнарын аңлап өлгерми, ә җитлегү турындагы сигнал соң килә.
Тимерне исегездә тотыгыз!
Организмның эшчәнлеген нормада тоту өчен тимернең әһәмияте мөһим икәнлеген бервакытта да исегездән чыгармагыз. Арыганлык тойгысы, аппетитсыз калу, игътибар туплый алмау – организмында тимер дефициты кичергән кеше шушы һәм башка бик күп кире күренешләргә юлыга. Мәсәлән, артык авырлыкны гына алыйк. Тимер организмдагы матдәләр алмашынуын рәтли, үпкәдәге кислородны күзәнәкләргә җиткерергә ярдәм итә – ул җитешмәсә, организм симерү процесына тизрәк бирешә.
Телефоныгызны сүндерегез!
Әлбәттә, бу киңәш күптән билгеле, әммә барыбер төп кагыйдәләрдән булып кала. Смартфоннарны озак вакыт даими куллану күз басымын күтәрә, күз мускуллары тартышуына китерә, стресска дучар итә, шулай ук, башны һаман аска ияргә тура килгәнгә, муен һәм оча авыртуына дучар итә.
21 минут хәрәкәттә!
Белгечләр билгеләвенчә, 18 — 34 яшьлек кешеләргә, саулыгын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен, атнасына кимендә 150 минут вакытын аэробик күнекмәләргә (организмны кислород белән тулыландырган уртача кискен хәрәкәтләр: тимераякта йөрү, тауга менү, йөгерү, баскычтан күтәрелү, йөзү һәм башка охшаш шөгыльләр) багышларга тиеш. Әгәр дә вакытны берьюлы спорт белән шөгыльләнүгә багышлый алмыйсыз икән, аны көндәлек өлешләргә бүлегез. Мәсәлән, көненә 21 минут җәяү йөрү – һәр кешенең хәленнән килгән гамәл.
Өйдә утырмагыз!
Мөмкинлек булса, күбрәк вакытны урамда үткәрегез. Кешегә Д витамины бик кирәк, ә ул тик саф һава сулаганда гына организмга эләгә. Әгәр дә сез кала урамнарын түгел, ә паркны, урманны, яланны урыйсыз икән, моның әһәмияте тагын да югарырак: ми эшчәнлеге якшыра, стресс кул белән сыпырып алгандай юкка чыгачак.
«Идел» журналы 16+
Теги: Марат Кәбиров, язучы, әдәбият
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев